Логотип Идель
Бу – тема!

ОНЛАЙН-ТЕАТР: САЙТЛАР АША СПЕКТАКЛЬЛӘР КАРАУ

Җәй көне күпчелек театрлар сезоннарын ябып, ялга китәләр. Ә без, тугры тамашачылар, яллар вакытында да спектакльләргә сусыйбыз. Җәй көне спектакльләрне кайда бушлай карап була? Бу язмада белерсең! Киттек!

Broadway HD

Бродвей театрлары иң яхшы мюзикл һәм спектакльләрен бирегә яздырып куя. Бер ай язылу 8,99 евро тора, әмма сынау чорында берничә көн бушлай да карарга була.

OperaVision

Сайт Европа илләрендә мәдәнияткә ярдәм итү өчен булдырылган. Сайтта Англия, Франция, Германия һәм башка илләрнең театрларының иң яхшы спектакльләрен бушлай карарга мөмкин. Тик сайттагы спектакльләрне карау өчен инглиз телен белергә кирәк, чөнки бөтен җирдә дә субтитрлар юк.

Сайт Мариинского театра

Видеоархивта классик спектакльләрне, балетны карый аласың. Бу күбрәк опера, балет яраткан кешеләр өчен туры килә инде.

YouTube каналлар

Камал театры

Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының иң-иң шәп спектакльләре, ягъни алтын коллекциясе шушында тәкъдим ителгән. «Зәңгәр шәл», «Мулла», «Әлдермештән Әлмәндәр»... Рәхәтләнеп кара!

Театр Ленсовета

Санкт-Петербургның Ленсовет исемендәге драма театрында күрсәтелгән спектакльләрдән өзекләр белән таныша аласың.

MoscowTheaters

«Ревизор», «Женитьба Фигаро», «Мольер» һ.б. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта куелган спектакльләрнең алтын коллекциясе биредә җыелган.

TheaterLicedei

Беләсең килсә, бу – кәефне күтәрүче, Санкт-Петербургтагы клоунада театры. Иң яхшы комедияләрне, җиңел спектакльләрне карар өчен, шушында керергә мөмкин.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев