Логотип Идель
Бу – тема!

ӘНИЛӘР КӨНЕНӘ 6 ФАЙДАЛЫ БҮЛӘК

Тиздән салкын көзнең җылы бәйрәме әниләр көне. Бу елны ул 27 ноябрьдә булачак. Күпләр бу бәйрәмгә чәчәкләр бүләк итә. Ләкин әниеңне сөендерер өчен яхшы һәм артык кыйммәт булмаган башка бүләкләр дә сайлап була. Без аларны язмада тупладык. Тизрәк кара!  

Палантин

Тышта суытты, җылырак киенергә кирәк. Салкын кыш өчен матур һәм шул ук вакытта җылы шарф алырга киңәш итәбез. Әгәр әниең башлыклар кими икән, бу бүләк тагын да файдалы булачак.

Бит өчен массажер

Хатын-кызлар үзләрен кайгыртырга бик ярата. Җыерчыклар һәм арыганлыкны бетерүче массажерны кем генә теләми икән, ә? Әниеңә табигый таштан ясалган массажер бик ошаячак. Ул һәр кич үзенә кечкенә спа оештырып, кәефен күтәрәчәк.

Бит тиресен кайгырту өчен набор

Битне кайгырту темасын дәвам итеп, иң кадерле кешеңә төрле крем, тоник, лосьоннан торган шәп набор киңәш итәбез. Бәлки аның кулланып карап, ошаткан бренды бардыр. Яисә яңа, әле бер дә кулланмаганына өстенлек бирергә мөмкин.

Өйдә кия торган костюм

Өйдә дә матур киенергә кирәк, килешәсеңме? Тәнгә рәхәт тукымадан тегелгән йомшак костюм бүләк итсәң, әниең аны салмаячак та!

Power-банк

Синең дә шулай булганы бармы? Әниең сиңа шалтырата, син телефонны алырга җитешмисең, ә бер секундтан үзең аның номерын җыйгач, «сүнгән» дигәнне ишетәсең. Андый хәлләр күзәтелмәсен өчен, әниеңә тизрәк рower-банк кирәк. Шулай аның телефонында һәрвакыт зарядка булып торачак.

Кухня өчен кирәк-яраклар кибетенә сертификат

Нәрсә дисәң дә, бөтен әниләр дә бер. Алар якыннарына тәмле ризыклар пешерергә ярата, ә аларның өйдәге иң яраткан бүлмәсе —  кухня. Шуңа күрә кухня өчен кирәк-яраклар бүлегенә сертификат тапшырсаң, ул сиңа шатлыгыннан 5 бәлеш пешерәчәк! Яхшылап уйла, бәлки күптән кызыгып йөргән савыт-саба, техникасы бардыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев