Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН ЗУРЛАРГА МУЛЬТФИЛЬМНАР КАРАУ ФАЙДАЛЫ?

Мультфильмнар иң кечкенә тамашачыларга юнәлтелгән булса да, аларда күрсәтелә торган проблемалар еш кына җитди һәм зурлар өчен хәзерге көндә бик актуаль. Мультфильмнар тормыш  турында сөйли, геройларның төрле маҗараларга, сәер хәлләргә юлыгуы олыларга нинди дә булса проблемалы ситуациядән чыгарга ярдәм итә ала.

Мультфильмнар уңышлы лидер булуга, үз-үзеңә ышануга,  яңа дуслар табуга юнәлтелгән. Алар безгә теләсә нинди борчуны хәл итеп булу турында сөйли һәм әзгә генә булса да, кырыс дөньядан онытылып торырга булыша. Өстәвенә, күп кенә мультфильмнар ата-аналарга үз балаларына дөрес тәрбия бирергә өйрәтә. Шулай ук аларның күбесе нәрсәнедер сатып алу, мода буенча файдалы мәгълүмат бирә. Мультфильмнар безнең, зурларның, эчкә яшереп куйган балалыгыбызны уята.    

Шунысы кызганыч: хәзерге мультфильмнарга күз салсак, без аларның күпмедер өлешен мәгънәсез дип табачакбыз. 2012 елда балалар психологлары совет чоры һәм хәзерге заман мультфильмнарының тәрбия потенциалын тикшергәннәр. Совет мультфильмнарының күбесе, билгеләп үтелгәнчә, тәрбияләүгә юнәлтелгән. Аларның сюжетлары да гади һәм аңлаешлырак, аларда күтәрелгән проблемалар балаларга да, өлкән буынга да таныш. Заманча мультфильмнарда исә еш кына шантаж, сугышу, үлем, үтерү, җеназа, җинаятьчеләр күрсәтелә. Моннан тыш, мультфильмны карагач, балалар еш кына билгеле бер характеристикаларга ия булган төп геройларны истә калдыра. Мәсәлән,  Шрек («Шрек») – тәрбиясез, тупас; ишәк («Шрек») – күп сөйләшә торган, бәйләнчек; арслан Алекс («Мадагаскар») – үз-үзен яратучы. Әлбәттә инде, болар кешедә бернинди дә яхшы сыйфатлар тәрбияли алмый. Заманча мультфильмнар җиңел, юмористик булып күрсәтелә, әмма аларда тәкъдим ителгән юмор еш кына явыз һәм тупас шул.

Сезнең игътибарыгызга иң яхшы эчтәлекле мультфильмнарны тәкъдим итеп үтәсебез килә. Алдыгызга күпләп шоколад, соклар һәм чипсылар алып, рәхәтләнеп карагыз:

«Анастасия», «Король Лев», «Мулан», «Геркулес», «Храбрая сердцем»,   «Меч в камне», «Балерина», «Моана», «Аладдин», «Красавица и чудовище», «Русалочка», «Маша и медведь», «Мойдодыр», «Ну, погоди!», «Смешарики», «Фиксики».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев