Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН ДУСЛАР БЕЛӘН БИЗНЕС АЧУ КУРКЫНЫЧ?

Беренче карашка дуслар белән бизнес ачу уңышлы булып тоела. Чын дуслар белән барлык сынауларны да узып була, әмма бергә ниндидер эш башлап, дус булып калучылар сирәк. Ни өчен дуслар белән бизнес ачу яхшы идея түгел? Язмада шул хакта сөйләшербез.

Мин босс!

Иң беренче итеп, дуслар белән бер проект өстендә эшли башлагач, җитәкчене билгеләргә кирәк булачак. Гадәти тормышта сезнең мөнәсәбәтләрегез бер төрле булса, бизнеста – икенче. Максатлар уртак булса да, хәтта иң якын дуслар да аларга ирешү юлларын төрлечә күрә. Шуңа күрә җитәкче урыны өчен көрәш башлануны көт тә тор!

Дисциплина кими

Чит кешеләргә: «Хезмәттәшләр, әйдәгез, эш графигын үтик һәм барлык эшләрне дә вакытында тапшырыйк әле», – дип әйтү җиңел. Ә менә атнасына биш тапкыр соңга калып килгән дустыңа кырыс булып күренү авыр. Кыскасы, дуслар белән бергә эшләсәгез, даими рәвештә соңга калулар, вакытында тапшырылмаган эшләр өчен аларны гафу итү бик еш булачак.

Шәхси мөнәсәбәтләр комачаулый

Нинди дә булса шәхси аңлашылмаучанлыклар чыкса, алар профессиональ мөнәсәбәтләргә тискәре йогынты ясаячак. Эштә дустыгыз сез кабул иткән карарларны ошатмаячак, еш кына бәхәсләшергә сәбәп табачак. Өстәвенә, манипуляцияләр ярдәмендә ул үзегезне гаепле тоярга да мәҗбүр итә, басым ясый... Бизнеста боларга урын юк!

Конфликтларны чишү кыен

Чыккан конфликтны чишкән вакытта шәхси мөнәсәбәтләр, элеккеге үпкәләрегез өстәләчәк. Шуңа күрә якын кеше белән кырыс булу, үз фикереңне яклау катлаулырак булачак.

Акчалар белән сак булыгыз!

Дус кешегә төрле суммадагы акчаны да ышанып тапшырырга була шикелле, ләкин бу алай түгел. Кызганычка каршы, хәтта якын кеше дә алдарга сәләтле. Шуңа күрә дустыгыз акчалар һәм документлар белән эш итсә, сак булыгыз. Бухгалтерияне үзегез җентекләп алып барыгыз, барлык кәгазьләрне дә тикшерегез. Әгәр ул уртак фондтан акчалар алып торса, алар аңа ни өчен кирәк булуын сорау һәм кайчан кире кайтарачагын белеп тору кирәк. Һәрвакыт акчаларны документ төзеп, яздырып бирегез, шул вакытта гына күңелсез хәлләрне булдырмый калу мөмкин.

Ә сезнең дусларыгыз белән бергә эшләү тәҗрибәсе булдымы? Булса, моны ничек бәялисез? Комментарийларда бу турыда бүлешегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев