Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН ДОРАМАЛАР ДӨНЬЯНЫ ЯУЛАП АЛДЫ? КОРЕЯ СЕРИАЛЛАРЫНЫҢ ПОПУЛЯРЛЫК СЕРЕ

Соңгы арада яшүсмерләр генә түгел, ә өлкәнрәк буын да Корея мохите белән кызыксына башлады. Кореяның популярлыгы нәкъ менә бу илнең телесериаллары – дорамалары аркасында башланып китте дә инде. Дорамалар дөньясында чын мәхәббәт, дуслык һәм гаҗәеп матур кешеләр яши.

Корея сериалларының тарихы нәрсәдән башлана?

Корея киносы һәм сериаллар тарихы илдәге тотрыксыз сәяси һәм икътисади вәзгыять белән тыгыз бәйләнә. Корея кайчандыр дөньяның иң хәерче илләренең берсе була, әмма 1988 елгы Олимпиада һәм 1990 еллардагы икътисади реформалардан соң Көньяк Корея лидерлар арасына эләгә.

Нәкъ менә шул чорда дәүләт һәм шәхси корпорацияләр күңел ачу индустриясенә, шул исәптән кинога һәм телевидениега акча бирә башлый. Шулай итеп, Корея режиссер һәм сценаристлары көнбатыш кинолардан яңа алымнарга һәм сюжетларга өйрәнеп китә.

2000 елларда Азияне Корея драмалары яулап ала. «Кышкы соната» (Зимняя соната) дорамасы чын феномен кебек кабул ителә, ә киноны төшергән җир – Намис утравы исә бүгенге көнгә кадәр фанатларның «табыну» урыны булып тора. Шул ук вакытта Корея киносында «fusion sageuk» (сагык) жанры – тарихи дорама формалаша, «Сарай энҗесе» (Жемчужина дворца) проекты барлыкка килә.

2010 елдан Корея дорамаларының яңа дулкыны башлана. Корея сериаллары мелодрамалар белән ныклы бәйләнешкә керә. Тик жанр күзлегеннән караганда, дорама күпкә байрак булып санала. Ул бер үк вакытта үз эченә детектив, мелодрама һәм хәтта хоррорны да алырга мөмкин. Шул ук вакытта сериаллар Көньяк кореялыларга мөһим проблемалар: социаль тигезсезлек, матурлык культурасы, мәктәп һәм университетлардагы буллинг, катгый иерархия турында сөйли.

Дорамаларны ярату өчен 5 сәбәп:

1.Гаҗәеп атмосфера

Корея сериаллары үзенчәлекле атмосферасы белән аерылып тора. Әйе, андагы атмосфера башка беркайдагыга да охшамаган. Әгәр Корея сериалларын көнбатыш сериаллары белән чагыштырып карасак, башка стиль, хикәя һәм сюжет линияләре күзгә ташланачак.

2.Сезоннар кыска

Бик күпләр Корея дорамаларын ун сезонга кадәр сузылмаганы өчен ярата. Гадәттә, сериалларны шулай озак итеп Көнбатышта һәм Россиядә төшерәләр.

3. Корея актерлары – иң матурлары

Корея актерлары һәм актрисалары иң матур кешеләр булып санала. Барлык геройлар да шулкадәр туры китереп сайланган, әйтерсең, дөньяда идеаль кешеләр генә.

4. Гадилек һәм сафлык

Күп кенә көнбатыш сериалларында ачык сценаларны төшерү гадәти хәлгә әверелде. Кайберәүләргә мондый стиль ошап бетми, нәкъ менә шуңа күрә дә дорамаларның популярлыгы көннән-көн арта – анда барысы да мөмкин кадәр гади һәм саф күренә. Ә кешелек дөньясына шушы сыйфатлар җитеп бетми.

5. Корея кухнясы

Дорамаларны караганда, актерларның искиткеч тәмле итеп ашауларын күреп, бөтен тамашачылар да кызыга башлый. Корея кухнясын шулкадәр матур һәм тәмле итеп күрсәтәләр, хәтта яңа гына ашаган булсаң да, шул ризыкларны авыз итәсе килә. Корея кухнясы бөтен дорамаларда да тәфсилләп күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев