Логотип Идель
Бу – тема!

МУЗЫКА, ИҖАТ ҺӘМ ДУСЛЫК: ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫНДА АЛСУ САЛИХОВАНЫҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ УЗДЫ

Яшь башкаручы үзенең иҗаты белән таныштырды һәм башка популяр җырларны башкарды. Очрашуның төп темасы – хыял. Алсу үзенең чыгышлары аша үз тарихын сөйләп, музыкага мәхәббәтен аңлатып, үз хыялына тугры булып яшәвен җиткерде.

Алсу әле яшь башкаручы булуына карамастан, залда башка музыкантлар да утыра иде. Азат Гыймадиев кичәдән үз фикерләре белән бүлеште:

“Мондый чаралар музыкантларга, аеруча әле үз иҗатларын башлаганнарга, сәхнәдә тагы да күбрәк ачылырга мөмкинлек бирә. Бу кичә дә бик җылы узды. Мондый фатирник форматында узган чаралар, зур концертларга караганда күпкә рәхәтрәк. Биредә Алсу тамашачыларына ачылды. Аның иң яхшы сыйфаты – эчкерсезлек, ул популярлык артыннан кумый, үзе булып кала.”

Кичәнең Татар китабы йортында узуы да очраклы түгел. Чараның төп оештыручысы Салават Кадыйров: “Әлеге урын – яшь талантлар, үз иҗатын үстерергә теләүчеләр өчен төп мәйданчык булачак. Киләчәктә дә Татар китабы йортында фатирниклар, иҗади кичәләр узып торачак. Бу яшьләргә иҗатларын үстерүдә булышыр дип уйлап калабыз.» – диде.

Алсуның әле иҗатын башлаган чоры гына булса, аның инде үзе язган дистәгә якын җыры бар. Кичә барышында күбесенчә нәкъ менә алар башкарылды. Мәхәббәт, дуслык, хыял, үткән һәм киләчәк турында сүзләр күпләрне илһамландырды. Залда күп кеше булмады, бу – кичәдә дусларча атмосфера тудырырга булышты.

“Танылган артистлар меңәрләгән аудитория җыялар, ләкин алар анда кеше санына игътибарны алай үк бирмиләр. Ул – менеджерлар эше. Ә минем кебек әле иҗатка беренче адымнарын ясаган кешегә, янәшәдә якыннарымның, дусларымның, беренче тугры тамашачым булуы бик мөһим. Алар минем өчен терәк һәм илһамландыручылар!” – дип үз хис-кичерешләре белән бүлеште Алсу үзе.

Фирүзә ЗАКИРҖАНОВА фотолары

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев