МУСА ҖӘЛИЛ МУЗЕЙ-ФАТИРЫНА МИНИ ЭКСКУРСИЯ: ЭКСПОНАТЛАР ТУРЫНДА 6 КЫЗЫКЛЫ ФАКТ
15 февраль танылган шагыйрь Муса Җәлил тууына 116 ел! Журналыбызның барлыкка килүенә ул бик зур өлеш керткән. 1924 елда «Татарстан» газетасында Муса Җәлилнең 9-14 яшьлек балалар өчен журнал чыгарырга кирәклеге турында мәкаләсе басылып чыга. Шул ук елны Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» дип аталган балалар журналының беренче саны дөнья күрә. Бу язмада без сезне шагыйрьнең музеена кунакка дәшәбез, андагы кызыклы экспонатлар белән якынрак таныштырабыз!
Казанда Горький урамы 17 йорт адресы буенча урнашкан торак йортның дүртенче катында Муса Җәлилнең музей-фатиры урнашкан. Җәлил бу фатирга 1940 елның сентябрь ахырларында күченә. Ул ике гаиләгә уртак кухнялы коммуналь торак була. Җәлилнең музей-фатиры биредә 1983 елны ачыла.
Шунысы бик мөһим, музей-фатир төп нөсхә экспонатларга бай. Аларның барысын да шагыйрьнең хатыны Әминә апа саклап калган һәм музейга тапшырган.
Кечкенә эксурсиябезне башлыйк!
Музей бары берничә бүлмәдән тора: аларның берсе – шагыйрьнең эш бүлмәсе, икенчесе – торак бүлмә, өченчесе – кухня. Бүлмәләр кечкенә генә булса да, анда аерым бер атмосфера, Җәлил рухы бар.
Торак бүлмәдә 1940 елларга хас мохит тудырылган. Бүлмә уртасындагы өстәлгә куелган фотоальбомны шагыйрь үзе төзегән. Өстәлдә, шулай ук, партиясе тәмамланмаган шахмат… Кызыклы факт: Җәлил шахмат уйнарга яраткан, җиңгән очракларда бала кебек куанган, ә җиңелгәндә үзенә грошмейстер дип әйтә торган булган.
Ә бу инде кызы Чулпанның почмагы, биредә аның караваты һәм яраткан уенчыклары саклана. Алар арасында иң кызыклысы – кара тәнле курчак кызы. Аны күргәч, шагыйрьнең «Джим» поэмасы искә төшә. Андагы кызның шундый курчагы булган. Шагыйрь соңрак курчакны кызы Чулпанга да бүләк иткән.
Бу фотодагы бюстны күрәсезме? Ул – музейның төп нөсхә экспонатларының берсе, Җәлил исән чакта ук иҗат ителгән. Аның бер үзенчәлеге бар: биредә язучының бите генә түгел, ә озын музыкаль бармаклары да күренә. Шагыйрь, язудан тыш, музыканы да яраткан, аның хәтта үз мандолинасы булган, ул пианино турында хыялланган.
Ә менә бу шкаф – шагыйрьнең шәхси китапханәсе, биредә төрле язучыларның әсәрләре, сәясәт белән бәйле хезмәтләр, сүзлекләр һәм музыкага кагылышлы китаплар урнаштырылган. Җәлил хәтта махсус блокнотында үзендә булган һәрбер китап турында язып барган, шуңа күрә дә бүгенге көнгә кадәр аларның саны билгеле.
Шагыйрьнең эш бүлмәсен язу өстәле бизи. Җәлил шушы өстәл артында ничәмә-ничә мәкалә, шигырьләр язган, «Алтынчәч» либреттосын, «Хат ташучы» поэмасын иҗат иткән. Өстәлдәге язу әсбаплары – барысы да шагыйрьнең иҗат шаһитләре.
Муса Җәлилнең кызы Чулпанга язган хаты, шулай ук, бу бүлмәдә саклана. Фронттан килгән шигырьләрне бик нык тикшергәннәр, ә рус телендә язылганнары, гадәттә, тизрәк килеп ирешә торган булганнар, шуңа күрә дә шагыйрь аларны рус телендә яза торган булган.
Шуның белән экскурсия тәмам! Шулай да, сезгә музейны үз күзләрегез белән күрергә тәкъдим итәбез.
Фирүзә ЗАКИРҖАНОВА фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев