Логотип Идель
Бу – тема!

МОТИВАЦИЯ БИРӘ ТОРГАН ФИЛЬМНАР ИСЕМЛЕГЕ

Бу язмадагы фильмнарны карагач, синең нинди дә булса эшләр башкарасың, яңа үрләр яулыйсың килә башлаячак. Әлеге исемлек, һичшиксез, синнән киткән илһамны кире кайтарачак. Шуңа күрә, әйдә, каникулларда булса да, аларны карап чык.

СКРЫТЫЕ ФИГУРЫ (Hidden Figures, 2016)

Афроамериканкалар төркеме беренче космик миссияне эшләтеп җибәрү өчен кирәкле математик исәпләүләр башкара. Аларның һәрберсе турында да тәфсилләп сөйләнә.

В ПОГОНЕ ЗА СЧАСТЬЕМ (The Pursuit of Happyness, 2006

Крис Гарднер – киләчәктә уңышлы финансист булучының авыр тормыш юлы турында сөйләүче фильм.

ЧЕЛОВЕК, КОТОРЫЙ ИЗМЕ НИЛ ВСЁ (Moneyball, 2011)

Майкл М. Льюисның 2003 елда чыккан китабы буенча төшерелгән фильм. Ул Окленд бейсбол командасы һәм аның генераль менеджеры Билли Бине турында сөйли.

ДЖОБС. ИМПЕРИЯ СОБЛАЗНА (Jobs, 2013)

Дөньяның иң зур компанияләренең берсе – «Apple»га нигез салучы Стив Джобска багышланган кызыклы биографик драма.

ДЖУЛИ И ДЖУЛИЯ: ГОТОВИМ СЧАСТЬЕ ПО РЕЦЕПТУ (Julie & Julia, 2009)

Джули Пауэлл – яшь язучы һәм call-үзәк операторы. Эштән беразга аерылып торыр өчен, ул үз алдына максат куя: бер ел эчендә атаклы Джулия Чайлд китабы буенча 524 ризык әзерләргә.

ЭДДИ ОРЁЛ (Eddie the Eagle, 2016)

Биредә сүз «Бөркет» тәхәллүсе астындагы трамплинчы Эдди турында бара. Филм – аның кечкенәдән үк Олимпия уеннарында катнашырга теләге булу, нинди уңышларга ирешү турындагы тормыш тарихы.

ИГРА ПО ЧУЖИМ ПРАВИЛАМ (Glory Road, 2006)

1966 елда кара тәнле уенчыларны җыйган Техас Студентлар баскетбол командасы тренеры Дон Хэскинс тарихы ул вакытта чын-чынлап зур яңалык итеп кабул ителә. Чөнки 60 нчы елларда Америкада баскетбол уены бары тик ак тәнле егетләр өчен генә киң таралган була.

ТРЕНЕР (2018)

Ил җыелмасы футболчысы Юрий Столешников иң җаваплы мизгелдә пенальтины кертми. Шушы уңышсызлыктан соң Столешников җыелма командадан китә, карьерасын тәмамлый һәм кечкенә провинциаль төркемнең тренеры була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев