«МОНДА БӨТЕН СТЕНДЛАР, ХӘТТА АШХАНӘДӘГЕ МЕНЮ ДА АЛМАН ТЕЛЕНДӘ – ШУЛКАДӘР РӘХӘТ!»
Чит телләрдә сөйләшүче кешеләр һәрвакыт ниндидер соклану уята миндә. Һәрбер өйрәнелгән тел яңа мөмкинлекләр ача бит ул. Тел белән бергә тарих, гореф-гадәтләрне дә өйрәнәсең, ә бу инде сәяхәткә чыгарга менә дигән сәбәп. Бүгенге әңгәмәдәшебез Казан кызы Карина алман телен су урынына эчә һәм киләчәктә Германиядә үз бизнесын ачарга тели.
Исеме: Карина Колобова
Туган көне: 26.09.2008
Укый: Казан шәһәренең «Л.Н. Мурысин исемендәге 94 нче гимназия»сендә
Хыялы: Германиягә күченү
«ВАКЫТ ҖИТМИЧӘ ҮКЕРЕП ЕЛАГАН ЧАКЛАР ДА БУЛДЫ»
– Карина, ә ни өчен нәкъ менә алман теле?
– Дөресен әйткәндә, алман телен өйрәнә башлавым очраклы рәвештә булды. Әле кечкенә чагымда абыем Артур «Rammstein» төркеменең фанаты иде. Бервакытны ул музыка тыңлап утырганда янына килдем. Шулвакыт башыма «нинди матур тел, җырның сүзләрен аңлыйсы килә!» дигән уй килде. Ә мин әтиемә охшаган – бик максатчанмын. Башыма берәр уй килде икән, аны тормышка ашырмыйча тынычланмыйм.
Шуннан соң китте дигәндәй – әти-әнием миңа барлык сораган китап-дәреслекләрне алды, ә мин көне-төне алман телен өйрәнә башладым.
Музыканың да алман телендәгесен тыңлый идем, фильмнарны да оригиналда карый идем.
– Карина, ә яңа тел өйрәнүне мәктәптәге уку белән янәшә алып бару авыр булмадымы? Ничек вакыт җиткердең?
– Минем фикеремчә, яраткан шөгылеңә, киләчәк һөнәреңә һәрвакыт вакыт табып була ул. Әлбәттә, мәктәптә дә яхшы билгеләргә укырга тырышкач, сәнгать мәктәбенә дә йөргәч, вакыт җитмичә үкереп елаган чаклар да булды. Әмма икенче көнне мин инде җиң сызганып яңадан эшкә керешә идем.
«БЕЗНЕ УРТАК ХЫЯЛ БЕРЛӘШТЕРӘ – ГЕРМАНИЯГӘ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЫНА КЕРҮ»
– Аңлавымча, син укыган мәктәптә алман телен тирәнтен өйрәтәләр? Уку системасын сөйләп кит әле.
– Дөресен әйткәндә, Казанда алман телен тирәнтен өйрәнә торган мәктәп табу катлаулы булды. Минем ныклап өйрәнгәнә башлавымны күргәч, әти-әниемә рәхмәт, әлеге гимназияне таптылар. Монда бөтен стендлар, хәтта ашханәдәге меню да алман телендә – шулкадәр рәхәт, белсәң иде!
Һәркөнне алман теле дәресләре керә, гимназиябездә Германиянең үзеннән килгән укучылар да бар.
– Карина, ә гадәти мәктәпләр белән чагыштырганда гимназиягездә ниндидер аермалар бармы?
– Безнең мәктәбебездәге һәрбер укучы да чиксез максатчан. Трай тибеп йөрүчеләр юк диярлек. Безне уртак хыял берләштерә – Германиягә югары уку йортына керү.
Без гел бер-беребезгә булышабыз, кыскасы, укучы-укытучылар бер гаилә сыман. Мөмкинлекләр дигәннән, мин алмашу системасы буенча Германиягә барып кайта алдым!
«ӘЛЕГЕ СӘЯХӘТЕМНӘН КАЛГАН ХАТИРӘЛӘР ӘЛЕ ДӘ ЙӨРӘГЕМНЕ ҖЫЛЫТА»
– Оһо! Кечкенә сәяхәтең турында тәфсилләбрәк сөйләп кит әле.
– Германияне күрү мөмкинлеген биргән өчен гимназиябезгә зур рәхмәт! Иң тырыш укучыларыбызга Германиягә барып кайту мөмкинлеге бар иде. Миңа да әлеге бәхет тәтеде! Әлеге сәяхәтемнән калган хатирәләр әле дә йөрәгемне җылыта диләрме.
Германияда кешеләр, гомумән, икенче төрле. Алар белән аралашуы шулкадәр рәхәт. Ышанырсыңмы юкмы: шәһәр буйлап күпме йөрсәң дә, бер чүп тә тапмыйсың.
Урамдагы очраклы кешеләр белән алманча сөйләшүе генә ни тора. Кыскасы, мин чын-чынлап аңладым – мин Германиядә торырга, укырга, эшләргә тиеш.
– Киләчәккә булган планнарың белән бүлеш әле, Карина.
– Ничек булса да, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Германиягә күчү минем максатым. Башта кирәкле акча туплыйм, аннан соң инде тормыш куарга дигәндәй.
Мин бизнес курслар алган идем, һәм киләчәккә тагын бер хыялым бар – үз бизнесымны төзү. Нечкәлекләрен әлегә әйтеп тормыйм, барысы да яхшы килеп чыгар дип өметләнәм.
Ахырдан шуны әйтәсе килә: һәрбер тел ул үзең өчен яңа дөнья ачу шикелле. Мин үзем өчен «Германия» дигән бик матур яңа дөнья ачтым һәм моңа чиксез шатмын.
Блиц-сораштыру:
Яраткан алман сүзе – «sonne» (кояш)
Яраткан музыкаль төркеме – «Rammstein»
Яраткан шәһәре – Мюнхен
Яраткан фильмы – «Достучаться до небес»
Тормыш шигаре – «Es ist nicht von Bedeutung, wie langsam du gehst, solange du nicht stehenbleibst» («никадәр әкрен барсаң да, туктарга ярамый»)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев