Логотип Идель
Бу – тема!

MOÑ ТЕАТРЫ «АК БҮРЕ»  СПЕКТАКЛЕН ЧЫГАРДЫ

Казанның Moñ театр мәйданчыгы кечкенәләр өчен «Ак бүре» әкиятен чыгарды. Премьера рус һәм татар телләрендә бара. Спектакль сәхнәдә картон фигуралар – курчаклар ярдәмендә куела.  

Спектакльнең режиссеры – Санкт-Петербургның «Кукольный формат» театры сәнгать җитәкчесе Анна Викторова. Премьера нигезенә «Ак бүре» халык әкияте салынган. Спектакль өчен текстны татар шагыйре һәм журналисты Йолдыз Миңнуллина әзерләгән. Әкиятнең нәкъ шушы варианты 1916 елда Венгриядә әсирлеккә алынган татарларда язылган булган.  Әлеге текст 1989 елда әкиятләр җыентыгында басылып чыккан.

Падишаһ гаиләсендә көтелмәгән вакыйгалар башлана. Явыз җен патшаның хатынын урлый, ә аның олы уллары урманда югала. Соңыннан патшаның төпчек малае үз абыйларын эзләргә китә һәм сөйләшә, шулай ук төрле хайваннарга әверелә торган тылсымлы бүрегә тап була. Берсеннән-берсе кызыклы һәм куркыныч сынауларны егет батырларча җиңеп чыга.   Спектакль тәрбияви мәгънәгә ия, шулай ук яшь тамашачыларның танып-белү сәләтен дә активлаштыра. Тамашаның ике телдә алып барылуы, сәхнәдән артистларның балалар белән элемтә кора белүе нәтиҗәне озак көттермәде. Әкият тамашачыларда беренче минутлардан ук кызыксыну уятты.  Моннан тыш, артистлар һәр теләгән тамашачыга сәхнәдә әкияттә катнашып алырга да мөмкинлек бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев