Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘПКӘ БАРЫР АЛДЫННАН: ЯҢА УКУ ЕЛЫНА ӘЗЕРЛЕК БУЕНЧА СТУДЕНТЛАР КИҢӘШ БИРӘ

Җәй ахырына якынлашырга инде санаулы көннәр генә калып килә. Син онытылмаслык каникуллар үткәргәнсеңдер, дип ышанам. Инде мәктәпне дә сагынырга өлгергәнсеңдер, шулаймы? Яңа уку елына ничек әзерләнергә кирәклек турында студентлар сиңа үз киңәшләрен бирергә булдылар.

Камилә

«Мәктәптә яңа уку елында программага нинди фәннәр кертелгәнен белергә кирәк. Аның белән танышып үткәч, сиңа мораль яктан мәктәпкә әзерләнү күпкә җиңелрәк булачак».   

Салават

«Яхшы укыйм дисәң, уку елы башланганчы, үз алдыңа максатлар куй. Һәр бала индивидуаль: кемгәдер алгебраны өйрәнү җиңел бирелә, кемгәдер тарих ошый, ә кемдер инглиз телен өйрәнүдә бик яхшы уңышлар күрсәтә. Әти-әниең белән бергә барлык фәннәр буенча да аерым уку программасын төзегез, иң авырларына игътибарны күбрәк бирегез».

Алинә

«Укучы узган уку елында алган белемнәрнең күп өлешен җәйге каникуллар вакытында оныта, балалар өчен бу нормаль күренеш. Уку ритмына җиңелрәк керим дисәң, җәйнең соңгы берничә атнасын үткән материалны кабатлауга багышларга кирәк».

Влад

«Әле үземнең дә, иртә торып, институтка барасым булачагы исемә төште. Август аенда ук репетиция ясый башларга кирәк. Шуның өчен иртән 6:00 да торырга өйрән, будильникны сүндереп куйма!»

Наилә

«Син моңа гаҗәпләнерсеңдер, тик мин каникулларның соңгы көннәрендә иң яхшысы – репетитор белән шөгыльләнү, дип саныйм. Чөнки җәй көне бәяләр дә түбәнрәк була, узган материалны да искә төшерә аласың. 1 сентябрьгә барганда, синнән дә белемлесе булмас».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев