Логотип Идель
Бу – тема!

МИЯУ-МИЯУ ПЕСКӘЕМ: НӘРСӘ УЛ НЭКО МӘДӘНИЯТЕ?

XXI гасырда Япония мәдәниятенең зур өлешен Нэко күренеше били. «Нэко» япон теленнән тәрҗемә иткәндә «песи» дигәнне аңлата, төгәлрәк итеп әйткәндә – «сихерле песи». Әлеге сүзнең килеп чыгуының сәбәпчеләре – Будда гыйбадәтханәләрендә яшәүче руханилар. Анда кимендә бер песи яшәгән һәм тора-бара алар турында төрле риваятләр уйлап чыгара башлаганнар.

Шундый риваятьләрнең берсенә ышансаң, Киото шәһәрендә бик ярлы бер рухани яшәгән. Ул гомер иткән гыйбадәт йорты шулкадәр җимерек булган ки, анда килеп дога кылып, хәер калдыручы да булмаган. Көннәрдән бер көнне бу кеше ачуыннан өч төсле песиенә: «Эх, әгәр син дә бераз эшли белсәң, без акрынлап аякка баскан булыр идек», – дип зарланган. Шул кичтә күз ачып булмаслык давыл купкан, коеп яңгыр ява башлаган. Аннан ышыкланырга теләп, бина янындагы тал агачы астына бер бай килеп сыенган. Шул вакыт ул песи мияулаган тавышны ишетеп, карана башлаган һәм бер аягын күтәреп, үз янына чакырып утыручы песине күреп алган. Яхшылабрак караса, песи артында җимерелә башлаган гыйбадәт йорты икән. Бай шунда таба берничә адым ясауга, талны яшен суккан. Бу хәлдән соң әлеге кеше үзен коткарган песи хакына гыйбадәтханәне яңадан төзеткән. Нәкъ менә әлеге риваятькә таянып, Манэки-нэко сувенирлары уйлап табыла башлый. Алар муллык һәм уңыш алып килә дип саныйлар. 

Манэки-нэко

Манэки-нэко  әйбәт песиләр рәтенә керсә, Бакэнэко хакында алай дип әйтүе кыен. Әлеге серле җан иясе ике аягына басып йөри һәм кешеләр кебек сөйләшә белә. Халыкта Бакэнэко яхшы кешеләргә ярдәм итүче, ә начар һәм саран кешеләрне җәзалаучы дигән фикер бар.

Бакэнэко

Бераз соңрак Япониядә «Песи утраулары» барлыкка килә. Алар – яшәүче кешеләр санына караганда мәчеләр саны күбәк булган диңгез утраулары. Мисал өчен, Аошима утравында 15 кеше һәм 150 песи яши. Анда хәтта бер генә кибет яки ресторан да юк, ә йомшак утрау хуҗалары балык белән туклана.

Аошима

Тик XXI гасырда да Азиядә песиләргә карата мәхәббәт аз гына да кимемәгән. Ял көннәрен японнар «Temari no Ouchi» дип аталган песиле кафеларда үткәрергә ярата. Токиода гына да 40тан артык шундый кафе бар! Анда килеп, сез нинди дә булса эчемлек эчә һәм туйганчы песиләр белән уйный аласыз. Кайвакыт мәчене бер-ике көнгә «кунакка» алып кайту мөмкинлеге дә бар.

Темари

Песиләрне яратып, сыйпап һәм ашатып кына эш бетте дип уйласагыз, ялгышасыз! Без бит әле аниме турында сөйләшмәдек! Юк, песиләр турындагы мультфильмнар исемлеге турында әйтмим. Аниме мәдәнияте песиләргә карата булган яратуны, аңа өстәп kawai (матур) кызларны һәм өеп-өеп «мимимишность»ны алган да идеаль кыз уйлап тапкан. Нэко-тян (татарча песи-кыз) шулай барлыкка килгән. 

Нэко-тян

Ә инде анимеда булган әйбер Япония урамнарына чыкмый калмый!   Япониянекенә генәме соң?! Песи колаклы башлыклар һәм каймалар (ободок), аларның аяк эзләре ясалган киемнәр һәм, әлбәттә, «Hello Kitty» бренды бар дөньяны яулады!

Хеллоу китти

Бу язманы тәмамлаганда бер бик мөһим искәрмәне әйтеп узам:
Мин – Камилә, миңа 23 яшь һәм мин песиләр яратмыйм... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев