Логотип Идель
Бу – тема!

«МИНЕМ БУ ТУРЫДА СӨЙЛӘШӘСЕМ КИЛМИ» яки ӘДӘПСЕЗ КЕШЕЛӘРГӘ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕРГӘ?

Мин барлык кешеләрдә дә, иң беренче чиратта, яхшы сыйфатлар эзлим. Күзгә бәрелеп торган тискәре сыйфатларын да аңларга, ә кайвакыт бөтенләй акларга тырышам. Тик бу һәрвакыт та яхшыга түгел. Кешеләрнең синең күңелеңне төшерердәй сүзләренә, гамәлләренә һәрчак күз йомып килү нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Һәм ни өчен бу гадәттән котылырга кирәк?

Гадәттә, мин психология, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр турында язганда, билгеле бер галим хезмәтенә яки мәкаләгә таянам. Бу юлы үземнең тәҗрибә белән генә чикләнергә булдым, чөнки бу мәсьәләгә бәйле төрле диалог, вакыйгалардан тупланган билгеле бер нәтиҗәләрем бар. Аннары, бу рәвешле тәҗрибә белән уртаклашу үземә дә киләчәктә сиңа бирәчәк киңәшләрне үти башларга этәргеч булыр, дип өметләнәм J

– Гүзәл, син что-то тазарып киткәнсең.

– Әй, бардыр инде, моңарчы да артык ябык түгел идем.

– Юк, реально, соңгы күрешүдән соң, ваще нык тазаргансың.

Һәм мондый төр диалог бер танышым белән һәр күрешүдә диярлек кабатлана. Аның сүзләре белән чынбарлык арасында нинди дә булса бәйләнеш булса, мин күптән бер-ике центнерга җитәсе идем инде J. Ул кыз мондый сүзләрне бер миңа гына әйтми, башкаларга да аның сүзләреннән кәефләрен төшерергә туры килә. Ну ярата инде ул шулай кешеләрнең күңелен төшереп йөрергә, нишләтәсең. Үзенчә, “дөресен сөйләү” дип атый әле ул аны, гәрчә, бу гап-гади кимсетү булса да.

Сиңа шундый сүзләр әйтсәләр, минем сыман меҗ-меҗ килеп, акланган сыман сөйләшмә. Бу – синең әңгәмәдәшең өчен “әйе, син минем авырткан урыныма кагылдың, әйдә, бу теманы дәвам итик әле”, дип ишетеләчәк. Минемчә, бу урында матур гына теманы борып җибәрергә була:

– Гүзәл, син что-то тазарып киткәнсең.

– Кстати, тазару дигәннән, бер шундый шәп фильм караган идем беркөнне...

Менә икенче ситуация:

– Кая, егетең белән аерылыштыгыз, диләр, нәрсә, характерларыгыз туры килмәдеме әллә?

– ...

Моның ише сүзләргә, гадәттә, мин ни әйтергә дә белмим. Ә әйтегә кирәк. Чөнки, тәҗрибә күрсәткәнчә, сүз әйтмәгән саен андый кешеләр әрсезләнә генә. Һәм бу кешеләргә моның ише сорауларның әдәпсезлек, кешенең шәхси тормышына тыкшыну икәнен аңлатырга кирәк. Мисал өчен:

– Кая, егетең белән аерылыштыгыз, диләр, нәрсә, характерларыгыз туры килмәдеме әллә?

 – Бу – сезнең эш түгел һәм минем бу турыда сөйләшәсем килми.

Әлбәттә, кемнәрдер, мондый җаваптан, киресенчә, кызып китеп, сораулар яудыра башларга мөмкин. Мондый очракта, күз карашың белән генә барлык әйтәсе килгән сүзләреңне әйтергә дә китәргә кирәк. Ул кеше белән мөнәсәбәтләр бозылыр, дип борчылма. Бозыла калса, бәлки, сөенергә генә кирәктер? Нигә синең тормышыңда андый әдәпсез кешеләр?

Һәм тагы бер мөһим момент: андый кешеләрне никадәр иртәрәк үз урынына утырта башлыйсың, шулкадәр яхшырак. Чөнки, һәрвакыт йомшак мөгамәлә саклап, акларга/акланырга тырышып сөйләшкәннән соң, бер мәл кискен җавап бирә башласаң:

– Ой-ой, бигрәк тиз үпкәли инде, – дип, үзеңне үк гаепле итеп калдыра башлаулары мөмкин.

Һәр кешенең шәхси чикләре була һәм аралашу процессында ул чикләрне истә тоту бик мөһим. Тик, шул ук вакытта, үзеңнең шәхси чикләреңне якларга өйрәнергә кирәк. Тылсымлы җөмләне онытма: «Минем бу турыда сөйләшәсем килми».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев