Логотип Идель
Бу – тема!

МИН УНИВЕРСИТЕТТАН КИТӘМ ҺӘМ УЛ ЯККА БҮТӘН АЯГЫМНЫ ДА АТЛАМЫЙМ!

Күз алдыңа китер: син БДИ тапшырдың, югары уку йортына кердең, укулар башланды, әмма инде икенче семестрга ук өметсезлеккә бирелдең: күңелсез, кызык түгел, «мин теләгәнчә булмады». Таныш хәлме? Әгәр дә «әйе» икән, бу язма  – синең өчен, биредә мин мондый тормыш сынавы белән очрашкан яшьләрне җыйдым. Әйдәгез, башлыйк!

Софья, 19 яшь, блогер, Новосибирск шәһәре:

«МИН БУ ВУЗГА ӘНИЕМНЕ ЕЛАТМАС ӨЧЕН КЕРДЕМ»

– Быел мин медицина юнәлешенә укырга кердем, ләкин инде ташладым. Бу карарга ничек килгәнем турында кыскача сөйләп китәсем килә. Балачактан мин Кыш бабайдан кайбер медицина кирәк-яракларын сорый идем. Ә бишенче сыйныфта биология һәм химия фәннәреннән имтихан тапшырачагымны инде төгәл белдем. Әни моңа бик шатланды, бу – аның хыялы иде. Унберенче сыйныфта укырга керергә төрле университетлар карарга туры килде. Мин сайлаган предметлар белән кая кереп була инде? Әйе, иң престижлы юнәлеш – медицина. Әниемнең хыялы өчен, абыем хакына, балаларны яратканым өчен бу вузны сайлаганымны аңлый башладым. Гомумән, мин бу уку йортына әниемне елатмас өчен укырга кердем. «Мин ничек унсигез яшемдә үз киләчәгемне хәл итә алам соң?» – дигән фикерләр башымны көн саен ашап торды.  Шулай итеп, мин, шикләнеп булса да, медицина университетына аяк атладым. Мин сезгә чын күңелемнән киңәш бирергә телим: әгәр сез кая барырга белмисез икән, бу ситуацияне яңадан уйлап, планнар төзү өчен тагын бер ел вакыт кирәк булырга мөмкинлеген онытмагыз.

Укуның беренче атнасында ук мин китү турында уйладым. Декабрь урталарында әниемә университеттан китү турында хәбәр җибәрдем. Ул болай диде: «Болар барысы да адаптация этабы, көтәргә кирәк».  Ике айдан соң  өйгә кайткач, мин тагын бу теманы күтәрдем. Алар фикеремне бүлдерә башладылар, кычкырдылар, мине бөтенләй тыңламадылар. Шуңа күрә мин китәргә һәм бөтенләй дәшмәскә мәҗбүр булдым. Укуны ташлау... Нәрсә соң ул асылда? Бу – бернәрсә дә түгел, ләкин әти-әни өчен безнең университеттан китүебез үлемгә тиң. Ни өчен бу глобаль проблема? Нигә мин аларның күзләрендә начар кыз булып күренәм? Мин аңламыйм. Шулай итеп, мин университетны ташладым. Хәзер мин башка имтиханнарга әзерләнәм, ягъни кабат икенче университетка керергә җыенам, чөнки студент елларымны калдырасым килми.

Анастасия, 20 яшь, Санкт-Петербург шәһәре:

«КИТҮЕМӘ ҮКЕНДЕМ, ЧӨНКИ МИН АРАЛАШКАН КҮП КЕНӘ ДУСЛАРЫМ БАШКА ШӘҺӘРДӘ КАЛДЫ»

– Моңа кадәр мин сәнгать училищесында театр-декоратив сәнгать юнәлеше буенча укыдым. Ләкин интерьер дизайнеры булырга хыяллана идем. Шуңа күрә Казан Инновацион Университетына кердем. КИУга килгәч, минем өметләрем җимерелде. Программа башлап җибәрүче студентлар өчен иде. «Отчисление» турында уйлар артканнан-артты. Әти-әнигә әйтергә туры килде. Аларның каршы киләчәген белдем, әлбәттә. Аеруча әнием борчылды. Аннары мин әти белән сөйләштем һәм барысы да чишелде – әгәр дә мин укуны яңадан башларга теләсәм, «укуны үзем түләрмен, шулай ук эшне дә үзем эзләрмен» дигән вәгъдә бирергә туры килде. Китүемә үкендем, чөнки мин аралашкан күп кенә дусларым башка шәһәрдә калды. Шуңа күрә мин үземне бераз ялгыз хис итәм. Хәзер инде мин зоокибеттә эшлим һәм дөньяга матур итеп елмаеп карап яшәргә тырышам!

Университетка укырга кергәч, барысы да салават күпередәй ал да гөл булыр кебек тоела безгә. Яңа тормыш, студентлар, күңел ачулар, беренче сессия, ләкин берзаман «эйфория» дигән халәт сүнә, ә югары уку йорты кала. Әйе, теләсә кем һөнәр сайлауда ялгыша ала. Бу – табигый, борчылма! Мин Софья әйткән сүзләр белән килешәм, унсигез яштә дөрес һөнәр сайлавы бик авыр. Ә син ничек уйлыйсың? Килешәсеңме?

Сөмбел ЙОСЫПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев