Күз алдыңа китер: син БДИ тапшырдың, югары уку йортына кердең, укулар башланды, әмма инде икенче семестрга ук өметсезлеккә бирелдең: күңелсез, кызык түгел, «мин теләгәнчә булмады». Таныш хәлме? Әгәр дә «әйе» икән, бу язма – синең өчен, биредә мин мондый тормыш сынавы белән очрашкан яшьләрне җыйдым. Әйдәгез, башлыйк!