МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ-2022: ФОТОРЕПОРТАЖ

Кичә Г.Камал театры каршында «Мин татарча сөйләшәм» акциясе гөрләп узды. Бу юлы чараны Илгиз Шайхразиев белән Ләйлә Лерон алып барды. «Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә күпләр яраткан Оммаж, Gauga, Urtic һәм noor төркемнәренең җырлары яңгырады. Шулай ук чарада шигырь бәйгесе конкурсантлары белән баттл оештырылды. Тамашачылар аларга үзләре бәя биреп, җиңүчене билгеләде. Тагын «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә антипремия һәм рәхмәт хатлары да тапшырылды. Гадәттәгечә, чара «И туган тел» җыры белән төгәлләнде.

Фирүзә ЗАКИРҖАНОВА фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: