Логотип Идель
Бу – тема!

МИЛЛӘТЕБЕЗНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ: «ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ -2021»: ФОТОРЕПОРТАЖ

Казанда мәктәп укучылары арасында «Татар кызы, Татар егете - 2021» бәйгесенең финалы гөрләде. Башкалабызның районнарыннан берсеннән-берсе матур 8 егет һәм 8 кыз үз көчләрен сынап карадылар. Быелгы бәйге Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге еллыгына багышланган иде.

 

«Ленин» мәдәният үзәгендә бәйгенең финалы үтте, ә аңа кадәр катнашучылар ике сайлап алу этабын узганнар: башта үзләренең мәктәпләрендә, аннары район мәктәпләре арасында. Финалда исә укучыларны өч бәйге аша бәяләделәр. Жюри әгъзаларына килгәндә, алар арасында танылган алып баручы, журналист Гөлназ Сәфәрова, танылган җырчылар Рөстәм Асаев һәм Марат Галимов, Казан дәүләт мәдәният институтының театр, кино һәм телевидение факультеты деканы Диләрә Дәүләтшина бар иде.

Бәйгенең беренче, танышу өлешендә, катнашучылар үзләре, сәләтләре, җиңүләре белән таныштырып киттеләр. Шунысы куандыра: күпчелек катнашучыларның чыгышларында республикабызның күпмилләтле, бердәм булуына игътибар бирелде.

Бәйгенең икенче өлеше исә «Татарның бөек язучылары, шагыйрьләре, драматурглары» дип аталды. Биредә катнашучылар әдипләрнең әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Мәсәлән, Мәскәү районы катнашучылары Һади Такташның 120 еллыгы уңаеннан шагыйрьнең «Мәхәббәт тәүбәсе», «Картайдым» шигырьләрен сәхнәләштерделәр, ә Идел буе районы пары Габдрахман Әпсәләмовның 110 еллыгы уңаеннан аның легендар «Ак чәчәкләр»ен уйнап күрсәттеләр. Катнашучылар әле мәктәп балалары булуларына карамастан, үз рольләрен профессиональ актерлар кебек башкардылар, кайбер жюри әгъзаларының хәтта күз яшьләре күренде. Номерларны куюда катнашучыларга Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артистлары булышканнар.

Бәйгенең өченче өлешендә кызлар жюри игътибарына үзләре пешергән татар халык ашларын тәкъдим иттеләр.

Без Мәскәү районыннан килгән катнашучылар, 17 нче гимназия укучылары Эльза Минһаҗева һәм Ильяс Хәликовтан аларның бирегә килүләре, бәйгенең иң кызыклы мизгелләре, авырлыклары турында сораштык. Алар сыйныфташлар, кечкенәдән үк бергә аралашып үскәннәр, катнашучылар арасындагы дустанә мөнәсәбәт аеруча күренеп торды.

Эльза Минһаҗева:

Минемчә, бу бәйге – үзебезне күрсәтү, яңа танышлар табу мөмкинлеге һәм зур тәҗрибә. Балачактан ук мин сәхнәдә чыгыш ясарга яратам. Бәйге турында ишеткәч тә, катнашырга булдым, монда үземнең чын татар кызы булуымны да, сәләтемне дә күрсәтә алам.

Ильяс Хәликов:

Ә минем үземнең чын татар егете булуымны, милләтебездә әле минем кебек сәләтле, дәртле, татарлык өчен җан атып торучы егетләр барлыгын күрсәтәсем килде. Киләчәктә дә мондый бәйгеләрдә катнашасыбыз килә. Эльзаның да, минем дә Татарстанкүләм бәйгедә катнашырга теләгебез бар.

Әзерләнү бик рәхәт үтте. Аеруча ошаганы драматургия булды. Номерыбызны куюда безгә Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин булышты, зур рәхмәт аңа. Гомумән, әлеге бәйге – безнең өчен зур тәҗрибә, үзебезне сынап карар өчен бу бик шәп булды!

Ниһаять, бүләкләү тантанасы да җитте!

Иң ихлас кыз – Алинә Фәтхиева, Совет районы

Батыр егет – Булат Сафиуллин, Совет районы

Иҗади кыз – Әдилә Кәлимуллина, Авиатөзелеш районы

Баһадир егет – Айваз Галиев, Совет районы

Иң зур ачыш – Эльза Минһаҗева, Мәскәү районы

Зирәк егет – Фирдүс Хәсәнҗанов, Авиатөзелеш районы

Зыялы кыз – Адилә Гарипова, Киров районы

Җитез шәхес –  Айдар Сәләхов, Киров районы

Кызлар арасында 3 урынны Совет районыннан Айзилә Алимова һәм Вахитов районыннан Гүзәл Зиннәтова яулады.

Егетләр арасында 3 урынга Мәскәү районыннан Ильяс Хәликов һәм Вахитов районыннан Рүзәл Шакиров лаек булды.

2 урынны Идел буе районыннан Таңсылу Җиһангәрәева һәм Данияр Гыйниятуллин яулады.

Ә 1 урынга исә Яңа Савин районыннан Диләрә Галимова һәм Нариман Вильданов лаек булды. 

Барлык катнашучыларны да чын күңелдән котлыйбыз! Алар чыннан да үз исемнәренә лаек. Чөнки барысы да бәйгегә тиешле дәрәҗәдә әзерләнеп килгән, алар – чын Татар кызы, Татар егете! Мондый бәйгеләр милләтебезнең киләчәге барлыгын, яшьләрнең искиткеч сәләтле, дәртле, кызыксынучан, актив икәнлеген күрсәтә. «Татар кызы, Татар егете - 2021» бәйгесе бик нәтиҗәле һәм кызыклы чара булып узды!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев