Логотип Идель
Бу – тема!

МЕНӘ БУ ИЧМАСАМ МАСКА: INSTAGRAM'да ЯҢА ТРЕНД!

Соңгы тәүлек эчендә Instagram’ның татар телле аудиториясе берсен-берсе уздыра-уздыра үзенең татар телен ни дәрәҗәдә яхшы белүен тикшерә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр Парламенты рәисе урынбасары Азат Кашапов ясаган рус теленнән татар теленә тәрҗемә маскасын иренмәгән бар кеше кулланып карады, ахры. Ә ул маска барлыкка килгәнгә әле нибары бер көн узды! Ул нилектән шулай популярлашып китте соң? Һәм аның авторы киләчәктә нинди яңа маска ясарга тели? Бу сорауларга Азат Кашапов үзе җавап бирә.

Мондый маска ясау идеясе ничек барлыкка килде?

Бер телдән икенче телгә тәрҗемә маскалары Instagram’да инде киң таралган әйбер. Миңа рус теленнән якут теленә тәрҗемә итә торган маска очрады. Шуны күргәннән соң, мондый маска татар телле аудитория өчен дә кызыклы булыр, дип уйладым һәм маска ясарга алындым. Мин аны бер көндә эшләп бетердем, анда 200гә якын сүз керттем. Сүзләрне сайлаганда, иң беренче чиратта, без көндәлек тормышта еш куллана торган сүзләрне алырга тырыштым. Бу андагы сүзләрнең 70%ка якынын тәшкил итә, ә калган 30%ы – кыенрак сүзләр, ягъни бөтен кеше дә белеп бетермәскә мөмкин булганнары (икътисад, шәфәкъ һ.б.).

Ни өчен бу маска популярлашып китте?

Мин бу масканы ясаганда балансны сакларга тырыштым: кешеләргә артык кыен да, үтә җиңел дә булмасын. Бик кыен булса, кешегә ул кызык булмый, чөнки ул үзен белемсез итеп тоярга һәм кул селтәргә мөмкин. Һәм артык җиңел булса да, кызык түгел, шуңа урталыкны саклап эш иттем. Ә масканың популярлашып китүенә килгәндә... Без, татарлар, үзебезне бик яратабыз, горурланабыз, тик күпчелегебез телне бик яхшы белеп бетерми. Хәзер бу масканы кешеләр үзләре дә куллана, дусларына да җибәрә. Масканы кичә көндезге өч-дүртләр тирәсендә генә эшләтеп җибәрдек. Шул арада әлеге масканы 41 мең тапкыр кулланганнар. Әлеге масканы кулланып төшерелгән сторизларны инде 270 меңнән артык кеше караган.

Киләчәктә нинди маскалар көтәргә?

Быел ТАССРның 100 еллыгы, әлеге масканы шуңа багышлыйм һәм киләчәктә тагын икенче, өченче, дүртенче маскалар ясау уе да бар. Иң беренче чиратта, әлбәттә, татар теленнән рус теленә тәрҗемә итә торган маска чыгарачакмын, хәзер шуның белән шөгыльләнәм, бу юлы кыенрак сүзләрне кулланып эш итәсе килә. Шулай ук, ТАССРның 100 еллыгы өчен махсус аерым маска да ясарга телим. Әлегә төгәл нинди рәвештә булачагын әйтә алмыйм. Хәзер «Татарстанның 100 бренды конкурс»ы бара, бәлки, шушы конкурс кысаларында ниндидер маска ясап булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев