Логотип Идель
Бу – тема!

МӘЧЕЛЕ МЕМНАР ҺӘМ 2023 ЕЛГА ЙОЛДЫЗНАМӘ

«Йолдызлар күп, бик күп санасаң, матурлар күп, бик күп сайласаң», – дип җырлый Сәгыйт Гыйбашев. Без дә алдагы елда безне ни көтәр икән дип, йолдызларга түгел, ә мәчеләргә мөрәҗәгать итәргә булдык. Бу йолдызнамәнең хуҗалары нәкъ менә алар. Әйдәгез, бу ел безгә ни алып киләсен карыйк әле.

Кучкар

Кучкарлар өчен башкалардан аерылып тору мәсьәләсе 2023 елда аеруча актуаль булачак. Бу ел чәчләрне буяп, киенү стилен алыштырып, үзеңне иҗатта сынап карар өчен бик уңышлы. Әйе, сезне күпләр аңламаска мөмкин, ә сез януыгызны дәвам итегез, яме!

Игезәкләр

Карагыз әле сез бу песигә, бигрәк мөлаем! Менә сез дә 2023 елда шундыйрак булачаксыз. Салмак кына, кояш нурларында ләззәтләнеп йөри торган вакыт килеп җитте. Тик кайчак пианиногызда «Шөпшә очышы» кебек көйләрне уйнарга туры киләчәк, әзер булыгыз!

Үгезбозау

Үгезбозаулар, сезнең елыгыз бик тыныч үтәчәк. Артык тетрәнүләр көтелми. Ә типик хәләтегез – «агымда». Сезгә бары тик елмаеп утырырга гына кала.

Кысла

Ай-ай, кыслалар, 2023 ел сезне бераз сынаячак. Йолдызлар сезгә үзегезне кулга алып, иллюзияләргә бирелмичә эшкә тотынырга өнди. Шулай да, хис-кичерешләрегезне яшермәгез! Көләсегез килсә, кычкырып көлегез, елыйсы килсә, елагыз. Ахырда бар да шәп булуын онытмагыз, яме.  

Арыслан

Арысланнар, 2023 ел чыннан да сезнеке. Бу елны сездә булган барлык иҗади мөмкинлекләр ачылачак! Эчегездә утырган тыйнак песи баласы чын арысланга әвереләчәк. Тик хис-кичерешләрегез белән саграк булыгыз.

Кыз

Кызлар, сезгә менә бу песи кебек үк еш кына уйланып утырырга туры киләчәк. Башыгызда «Мин дөрес юл сайладыммы икән?» кебек сораулар әйләнәчәк. Тик борчылмагыз – уйланып эшләнгән эшләр сезне бары тик уңышка илтер.

Үлчәү

Үлчәүләр, сезнең өчен 2023 ел хи-хи ха-хага бик бай булачак. Сездә утырган тыйнак «Петросян» уяначак. Авыр чакта сез үзегезнең дә, башкаларның да кәефләрен күтәрә аласыз. Тик шаяруларны бераз үлчәп чамалагыз. Бөтенесе дә сезнең юморны аңламаска мөмкин.

Чаян

Чаяннар, бу елда сездән тә текә кеше булмаячак. Укуыгызда һәм эшегездә сезне үсеш көтә. Бу елны янәшәгездә яңа дуслар өстәлү ихтимал. Тик игътибарлы булыгыз, кайберләренә күзлекне салып карарга кирәк булачак.

Укчы

Бу елны сезнең даими рәвешегез – кринж. Әйе, нәкъ менә шул. Моны йолдызлар да хуплый. Җиткән инде бу катлаулы дөньяны тагын да катлауландырырга. Сезнең өстегездә зур җаваплылык – дусларыгызга иң шәп мемнар белән видеолар җибәрергә. Уңышлар!

Кәҗәмөгез

Кәҗәмөгезләр, бу елны сезнең тискәрелелегезнең көч җыйган чагы. Тормыш сезне сынап, усаллыгыгызны уятачак. Ләкин янәшәгездә сезнең башыгыздан сыйпап торучыларга карата мөлаемрак мәнәсәбәттә булыгыз!

Сукояр

Сукоярлар, Аллаһка шөкер, бу елны рәхәтләнеп ял итеп булачак. Укуда һәм эштә дә бөтенесе үз чираты белән барып, сезгә бернинди авырлык та китермәячәк. «Пока на чилле, на расслабоне» – дип язылган футболка алып куйсагыз да була.

Балык

Балыклар, сезгә бу елның сюрпризларын аңлап бетермичә, бераз җәфаланырга туры киләчәк. Борчылмагыз, ул сюрпризларның яхшылары да булачак. Тик аларның кайберләрен кабул иткәндә, хәләтегез менә бу песинеке кебек булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев