Логотип Идель
Бу – тема!

МӘЧЕ СИНЕ ОШАТСЫН ӨЧЕН, ҮЗЕҢНЕ НИЧЕК ТОТАРГА?

Әйе-әйе, син дөрес укыдың. Кешеләрнең игътибарын яулап алу бер хәл, ә син мәчене үз ягыңа каратып кара – менә бу, ичмасам, күрсәткеч булачак!

Этләрдән аермалы буларак, мәчеләрнең ышанычын казану – шактый катлаулы, моның өчен вакыт һәм түземлек кирәк. Һәм берничә киңәш.

Мәчегә кыргый хайванга кебек кара

Этләр инде 100 мең елга якын кеше янәшәсендә, ә мәчене кулга ияләштерүдән әле якынча 5 мең ел вакыт кына узган. Йорт мәчесе пантера яки гепардтан шактый аерыла кебек тоелса да, нигездә, алар икесе дә – ерткыч.

Һәм, этләрдән аермалы буларак, бу җан ияләрендә мин-минлек, бәйсезлек тә җитәрек. Нәкъ шуңа күрә, синнән башка мәче (эт) исе килергә тиеш түгел.

Шулай ук, мәчеләр – бик сизгер, уяу җан ияләре. Алар үзләре торган территорияне сакларга күнеккән. Шуңа күрә, бүлмәләргә чыгу/керү урыннарын каплап торма, мәчегә хәрәкәт итү өчен киртәләр булырга тиеш түгел. Боларга өстәп, аяк киемеңә феромонлы спрей сиптерә аласың, бу мәчене тынычландырачак.

Битараф бул

Еш кына мәчеләр үзләренә бөтенләй игътибар итмәгән кешеләр янына барып утыра, сырпалана башлый. Һәм, белгечләр фикеренчә, бу – табигый күренеш. Мәче сезне үзеннән өстен дә, түбән дә түгел, ә тиң итеп күрергә тели.

Менә берничә киңәш:

– Песинең күзләренә карама. Һәм, өйгә керә-керешкә, янына йөгерә. Үзе синең белән беренче булып кызыксынсын.

– Песи янында булганда, аннан зуррак, биегрәк булудан кач. Чүгәләргә, яки идәнгә утырырга була.

– Шаулама. Тыныч, салмак тавыш белән сөйләш.

– Кулыңны кисәк сузма. Песине сыйпаганчы, башта аңа бер бармагың белән үрел, ул аны иснәп карасын, «танышсын», аннары, каршылык күрсәтмәгән очракта, сыйпарга да була.

– Ашыкма. Мәче сезнең янда үзен ышанычлы хис итә башласын өчен, вакыт кирәк.

Мәчедә аучы режимын уят

Кәгазьдән бантик ясап, песине шуның белән кызыксындырырга була. Тик бу, песи сиңа инде азмы-күпме якынайган очракта гына уңышлы булырга мөмкин. Шулай ук, аны берәр тәм-том белән кызыктырырга мөмкин, мәченең савытына ашау салып, ул савытны үз яныңа тартып китерсәң, аның синең янга килми, башка чарасы калмаячак.

Тик иң яхшысы, беләсеңме, нәрсә? Ихлас булырга. Ихласлык һәрвакыт үзенә тарта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев