Логотип Идель
Бу – тема!

МАКИЯЖНЫ БОЗМЫЙ ГЫНА НИЧЕК ЕЛАРГА? КЫЗЛАР ӨЧЕН ФАЙДАЛЫ ЛАЙФХАКЛАР

Косметика, чәчләр, тешләр белән бәйле булган кечкенә генә серләр кызларның тормышын бераз җиңеләйтә ала. Шуңа күрә без файдалы һәм бик тә кулай лайфхаклар белән бүлешергә булдык. Күз астындагы тапларны ничек яшерергә? Макияж белән ничек еларга? Минераль су белән нишләп була? Бу һәм башка сорауларга җаваплар язмада бирелгән.

1. Күз астындагы караңгы тапларны каплау өчен, корректор белән өчпочмак ясагыз да, аны яхшылап буяп куегыз. Сүз уңаеннан, күгәрекләрне һәм күренеп торган кан тамырларын сары һәм алсу корректор һәм консилерлар яшерә ала.

2.Кызлар, безнең иң яраткан шөгылебез нинди? Әлбәттә, елау! Тик макияж белән булганда, елавы авыр бирелә, шулай бит? Аны бозмый гына да рәхәтләнеп елап була икән бит. Елаган вакытта башны артка җибәрмәгез, яшьләрнең чигәгә таба агып, биттә булган тональ кремда эзләр калдыруы бар. Иң яхшысы – битне аска иеп елау. Шулай ук елаган вакытта еш-еш күзләрне ачып йоммаска киңәш ителә. Чөнки керфекләрдәге тушьның эзе күз астында калырга мөмкин.

3.Иртән бит һәм күзләр шешенүдән алоэ геле бик яхшы булыша. Моның өчен буш иннек савыты табып, аңа алоэ гелен агызырга, ә аннары катыр хәлгә җиткәнче, аны суыткычка тыгып торырга кирәк. Бу үз кулларыгыз белән ясалган сыек патчларны хәтерләтә торган чара  шешенү, кара таплардан гына коткарып калмый, ә тирене дә яшәртә, вак җыерчыкларны бетерә.

4. Ничек итеп үз кулларың белән чәчләр өчен «несмывашка» ясарга? Бу бик җайлы! Моның өчен бары тик чәчләр өчен бальзам яисә кондиционер, су һәм спрей кирәк булачак. Үз кулларыгыз белән эшләнгән чара чәчләрне йомшартачак һәм кабарганлыгын киметәчәк. «Несмывашка»ны ясар өчен, бальзам яисә кондиционерне кайнатылган су белән бик яхшылап һәм озаклап болгатырга кирәк. Чараны кулланган вакытта, аны баш тиресенә тигерми генә, чәчләргә сиптерү киңәш ителә.

5. Кул астында коры чәч шампуне беткән булса, аны тальк белән алыштырып була. Ул чәчләрне чистартырга, шул ук вакытта кабартырга да сәләтле.

6.Минераль су эчәр өчен генә түгел. Башны югач, чәчләрне минераль су белән чайкату яхшы. Әлеге ысул чәчләрне ныгыта, аларга матурлык өсти.

7. Душ алдыннан бөтен тән буйлап коры һәм каты щетка белән массаж ясарга киңәш ителә. Бу кан әйләнешен яхшыртырга, үлгән тән күзәнәкләреннән котылырга булыша.  

8.Тешләрнең сәламәтлеге һәм матурлыгы өчен кокос маен кулланырга кушалар. Авызны атнага 3-4 тапкыр кокос мае белән чайкату тешләрне агартырга мөмкин. Шулай ук әлеге чара чәчләрнең үсүенә дә тәэсир итә. Кокос маен кулланганнан соң, чәчләр йомшара.

9. Чәчләрнең сәламәтлегенә йокы урыны тәэсир итә ала. Каты тукымалардан тегелгән мендәр тышларында ятмагыз, чөнки анда йоклаган вакытта чәчләр сына һәм озаграк үсә башлый. Иң яхшысы – ефәк тукымада йоклау.

10. Көрән шикәр, зәйтүн мае һәм балдан иреннәр өчен файдалы, табигый  скраб ясап була. Әлеге скраб иреннәрне һәрвакыт йомшак һәм матур итеп саклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев