Логотип Идель
Бу – тема!

«ЛЕОПАРДЛАР ҮЗЛӘРЕНЕҢ ШУЛКАДӘР ПОПУЛЯР БУЛУЛАРЫН БЕЛСӘЛӘР, НИШЛӘРЛӘР ИДЕ ИКӘН»: ЕЛНЫҢ ИҢ ЗӘВЫКЛЫ МАНИКЮРЛАРЫ

Кызлар, безнең турында теманы дәвам итеп, бу язмада маникюр турында сөйләшәсе килә. Кызларның кулына карап, аларның ничә яшьтә, нәрсәләр белән кызыксынганын белеп була диләр. Кыскача гына 2021-2022 елларның иң актуаль маникюрлары белән бүлешеп алыйк әле.

АНИМАЛИСТИКА

Леопардлар үзләренең шулкадәр популяр булуларын белсәләр, нәрсә эшләрләр иде микән? Инде күпме еллар леопардлы тырнаклар модада. Әлеге принтны тырнакка төрле төсләр белән  төшереп  була. Маникюр ясаучылар бу бизәкне куе яшел, көрән, шәмәхә, саргылт лаклы тырнакларга ясарга яраталар. Менә берничә вариант:

СОРЫ ТӨС

Салкын соры төсләр кушылган маникюр зәвыклы күренә. Бу төс быел хатын-кызларның бөтен гардеробын яулап алды дисәк, бер дә ялгышмабыз. Кайберәүләр соры маникюрны күңелсез дип саный. Әмма әлеге төс белән тырнакларга «бытбылдык йомыркасы» (перепелиное яйцо) кебек яисә мәрмәр бизәкләр ясалса, бу бик уңышлы булачак! Шулай ук хәзер тырнакларны төрле төскә буяу модага кереп китте. Әйтик, бер бармакның тырнагы  соры, икенчесе – ачыграк яисә, киресенчә, тагын да караңгырак төскә буяла.

 

ЛОГОМАНИЯ

Хәзер логотипларны хәтта тырнакларда да куллана башлаганнар. Алар наклейка яисә кулдан ясалган рәсем була ала. Бу трендны күп кызлар ярата икән. Алар косметика, кыйммәтле киемнәр, музыкаль төркемнәрнең логотипларын үз тырнакларында булдыралар.

КӨЗГЕ МИНИМАЛИЗМ

Минимализм – тыйнаклыкның бер күрсәткече. Салонда күңелегез теләгән лакны сайлыйсыз да, бернинди бизәкләрсез кайтып китәсез. Юк, бу күңелсез түгел! Киресенчә, мондый маникюр ниндидер сер өсти. Ә дизайнны бик тә теләсәгез, ачык төсләргә кара сызыклар сызып кую матур күренәчәк. Мәсәлән, менә болай:

КИРЕ ФРЕНЧ

Әлеге маникюр белән хәтта мәктәпкә дә йөреп булачак. Классика яратучылар өчен бу – идеаль вариант! Әлеге маникюр аксыл төсләр белән матур күренәчәк. Тик гадәти француз маникюры түгел бу, ә аның киресе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев