Логотип Идель
Бу – тема!

КУРКЫНЫЧ ТӨШЛӘР: НИ АҢЛАТА ҺӘМ НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?

Төш – безгә баш мие сөйли торган тарих, төрле образлар, хис-тойгылар һәм хатирәләр җыелмасы. Галимнәр әлеге күренешне шулай аңлата. Без барыбыз да яхшы беләбез: төшләр һәрвакытта да матур һәм рәхәт булмый. Куркыныч төшләрдән бик күпләр тилмерә, кайберәүләр бер үк төшнең кабатлануыннан изалана. Тик алдан ук яхшы хәбәр белән сөендерим әле: галимнәр фикеренчә, куркыныч төшләр кешегә зыянга түгел, ә кайбер белгечләр исә, баш мие төшләр ярдәмендә безгә төрле “хат”лар җибәрә, дип саный.

Төшләрне анализлау буенча белгеч Лори Левенберг фикеренчә, куркыныч төш безнең чынбарлыктагы билгеле бер начар хәл, эмоциягә бәйле туа һәм әлеге төш безгә ул ситуацияне чишәргә ярдәм итә. Әгәр дә бер үк төш еш кабатлана икән, димәк, сез ниндидер проблеманы чишмисез, гел бер үк тырмага басуны дәвам итәсез булып чыга.

Күп төшләр – бик шартлы, һәм аларны турыдан-туры аңларга һәм кабул итәргә кирәкми, әмма төштәге аерым тема яисә символ баш мие җибәргән “хат”ны аңларга ярдәм итәргә мөмкин. Мисал өчен, әгәр сездә конфликтлардан качып,  катлаулы ситуацияләрне чишүне азакка кадәр сузып йөрү гадәте бар икән, сезгә артыгыздан кемдер куып йөргән төшләр еш керүе табигый.

Куркыныч төшләр еш керүнең иң төп сәбәбе – психологик җәрәхәтләр.  Үзең турында тискәре фикердә тору, “мин кешеләрнең яхшы мөнәсәбәтенә лаек түгел”, “мин – начар кеше” ише уйлар төшләрдә дә чагылыш табарга мөмкин. Һәм бу тискәре уйларга без никадәр ныграк “ябышып” ятабыз, төшләр шулкадәр куркынычрак булачак.

Шулай ук, сәламәтлек какшау һәм аерым даруларның тискәре йогынтысы нәтиҗәсендә дә куркыныч төшләр керергә мөмкин.

Куркыныч төшләр кермәсен өчен нишләргә?

Психолог Энтони Фрейре фикеренчә, иң куркыныч һәм авыр төшләрдән дә котылырга була, әмма бу зур тырышлык таләп итә: сезгә, иң беренче чиратта, үзегездә “казынырга” һәм мондый төшләрнең сәбәбен ачыкларга кирәк булачак.

Куркыныч төшләрдән котылу өчен берничә киңәш:

1. Шәхси көндәлек башлап җибәрегез. Әлеге көндәлеккә төшнең үзен һәм ул төш кергән көнне булган вакыйгаларны, хис-кичерешләргезне язып барыгыз. Бу сезгә баш миен әлеге төшне күрсәтергә этәргән вакыйга яисә халәтне ачыкларга һәм эчке каршылыкларны җиңәргә ярдәм итәчәк.

2. Төшнең сценариен үзгәртегез. Лори Левенберг үзегезне еш борчыган куркыныч төшләрнең сюжетын үзгәртеп язарга тәкъдим итә. Куркыныч төшне булдыра алганча детальле итеп тасвирлагыз, һәм, иң азакка, ягъни иң куркыныч мәленә килеп җиткәч, сюжетны үзгәртегез.

3. Йоклар алдыннан экранга карап утырмагыз. Энтони Фрейре сүзләренчә, йоклар алдыннан телевизор карарга, телефонда “казынырга” яратасыз икән, сезнең төшләрегездә көндез чишелмәгән эмоциональ проблемаларга телефон я телевизорда күргән иң хисле сценалар да килеп кушылачак, аннары инде төшне аңлау, аннан котылу тагы да катлаулырак булачак. Йокларга бер сәгать кала гаджетларны читкә алып кую мөһим – баш мие ял итсен, чөнки әле аңа төне буе эшлисе дә эшлисе.

Тик шулай да, әгәр сезгә куркыныч төшләр артык еш керә, сездә зур борчулар, төшенкелек уята икән, эштә/укуда йоклап китә башлыйсыз икән, сезгә психолог яки психотерапевтка күренергә кирәк. Һәм табибка барудан оялырга, проблемаларны яшереп йөрергә ярамый. “Чирен яшергән – үлгән” – ди халык. Ә халык белми әйтми ул.

Сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев