Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЗГЕ КҮҢЕЛ ТӨШЕНКЕЛЕГЕ БЕЛӘН НИЧЕК КӨРӘШЕРГӘ? «ЯЛКЫН» КЫЗЛАРЫННАН КИҢӘШЛӘР

Көзге күңел төшенкелеген ничек җиңәргә һәм бернигә дә карамастан, яхшы кәефтә калырга? Моңа универсаль киңәш биреп булмый. Әмма менә нәрсәне истә тотарга кирәк көз җитсә дә, тормыш дәвам итә. Безнең редакция кызлары укучыларыбызга көзге күңел төшенкелегеннән ничек арыну турында сөйләп, кыска киңәшләр биреп үттеләр.

Фирүзә Закирҗанова:

«Көз көннәрендә күңел төшенкелеге еш күзәтелә инде ул. Аның белән көрәшер өчен, минемчә, спортзалга йөри башларга кирәк. Шулай ук кичләрен кәефне күтәрә торган кызыклы фильмнар карау да булыша ала. Минем үземә дуслар белән күрешеп, кафеда чәй эчеп утыру да шактый күп уңай эмоцияләр китерә. Көз, агачлар саргая, табигать моңая дип, артык кәефсезләнеп ятарга кирәкми».

Эльвира Шакирова:

«Кемгә ничектер, ә миңа көз көне кәефне күтәрер өчен, яңгыр астында йөрү, кичләрен өйдә, калын пледка төренеп, музыка тыңлау ярдәм итә. Әле болар янына какао да өстәсәң, бөтенләй шәп була! Бәлки, кемнәргәдер печенье пешерү дә булышадыр әле».

Рәмзия Галимова:

«Мин яңгырлы, салкын, пычрак көзне яратмыйм һәм моңсулана башласам, тизрәк ул халәттән чыгу юлын карый башлыйм. Мондый очракларда мине шоппинг, матур-матур киемнәр алу һәм берәр якты җиргә кереп, кайнар кофе эчү коткара».  

Гүзәл Закирова:

«Минемчә, башта күңел төшенкелеген тулысынча кабул итәргә һәм күпмедер вакыт аны кичерергә кирәк. Ә аннары инде әкрен генә ул халәттән арыныр өчен, нинди дә булса эшкә алынырга була. Гадәттә, мин үзем андый вакытларда нинди дә булса фәнни язмалар, космос турында кызыклы мәгълүматлар укыйм. Шигырь язу, рәсем ясау кебек шөгыльләр дә яхшы ярдәм итә. Кичләрен исә, мин тынычландыра торган ASMR-каналлар тыңларга яратам».

Резидә Әлмиева:

«Моңсу вакытларда мин тәмләп ашарга һәм үземне кайгыртырга тырышам. Фильмнар һәм сериаллар карау тәтесә, бик рәхәт булып китә!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев