Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЗГЕ ДЕПРЕССИЯГӘ НИЧЕК БИРЕШМӘСКӘ: ИЛНАЗ ГАРИПОВТАН ЛАЙФХАКЛАР

Әбиләр чуагы артта калды – чын көз җитте. Кәеф төшү, күңел төшенкелегенә бирелү чорына кердек. Караңгы, салкын, яңгырлы... Тик без сезнең тормышыгызда депрессиягә урын калдырмаска булдык. Күңел төшенкелегенә каршы танылган шәхесләр белән бергәләп “көрәшәбез”.

Мәсәлән, җырчы ИЛНАЗ ГАРИПОВ тәмле ашау, туганнар, дуслар белән аралашу күңел төшенкелеген “әһ” иткәнче җиңә, дип саный. Дөньяга позитив карашлы җырчының уй-фикерләре дә һәрчак позитив. Укыгыз һәм истә калдырыгыз:

1. Черкиләр бетте, дип куаныгыз, дуслар. Ниһаять, “тыныч төннәр” чорына кердек бит.

2. Дуслар, туганнарыгыз белән ешрак күрешегез, аралашыгыз. Җылы очрашулар, күңелле сөйләшүләр теләсә-нинди төшенкелектән арындырырга сәләтле.

3. Күбрәк тәмле әйберләр ашагыз. “Симерәм”, - дип борчылмагыз. Киләсе җәйгә кадәр вакыт күп, ябыгырга өлгерерсез.

4. Үзегезгә хобби булдырыгыз. Мәсәлән, минем эшем – минем хобби. Шуңа күрә бераз гына күңелсезләнәм икән, студиягә барып утырам. Начар кәефнең эзе дә калмый.

5. Көзгә берәр матур кием сатып алыгыз. Бу киңәш кызлар күңеленә бигрәк тә хуш килер, дип уйлыйм. Алар киенергә, ясанырга бигрәк тә  ярата бит. Яңа кием киеп куйсаң, дөньялар яктырып киткәндәй булачак.

6. Көздән соң ап-ак матур кыш һәм Яңа ел киләчәге турында онытмагыз.

7. 2нче ноябрьдә минем туган көн. Мине туган көн белән тәбрикләсәгез, кәефегез һичшиксез тагын да яхшырачак?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев