Илназ Гарипов - Mercedes Гелик, сөйгән кызы һәм "Мин татарча сөйләшәм"/ СОРАШТЫРГАЛАШТЫРГАЛАУ

Дуслар, бездә өр-яңа проект старт алды – СОРАШТЫРГАЛАШТЫРГАЛАУ! Яшүсмерләр арасында популяр шәхесләр белән гадәти булмаган әңгәмә! Димәк, бүгеннән иң кызыклы сорауларга җаваплар – безнең Youtube-каналда!

Беренче кунагыбыз исә – танылган җырчы Илназ Гарипов!

??? Ул сөйгән кызына ясаган иң кыйммәтле бүләк нинди?
??? Кызларга акча гына кирәкме?
??? Мерседес Гелик сатып алу өчен ул ничә концерт куйган?
??? "Мин татарча сөйләшәм" акциясе белән бәйле хәлләр ни белән тәмамланган?

Тизрәк карагыз, лайклар куегыз һәм безнең каналга язылыгыз!



Һәм әлбәттә инде безне сезнең фикер кызыксындыра!
Мондый формат сезгә ошыймы? Тапшыруда кемнәрне күрергә телисез?
Уй-фикерләрегезне комментарий итеп язып калдырыгыз, дуслар! ???

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 22 май 2021 - 11:35
    ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
    801
    0
    1
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    572
    0
    0
  • 31 май 2021 - 17:44
    ЗАМАНЧА КЫСТЫБЫЙ РЕЦЕПТЫ «Кыстыбый tatar-food» рестораннарының берсендә директор булып эшләүче Айнур Идиятулин белән «Чеп-чеби» кыстыбые әзерләдек. Аннан ашадык... Шундый тәмле булды! Серле рецептны сезнең өчен дип  язып та алдым. Уңайлырак булсын өчен фотога да төшердек. Рәхәтләнеп кулланыгыз!
    473
    0
    0

Блоглар