Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЗ-КЫШ 2021-2022: БЫЕЛ МОДАДА НӘРСӘ?

Салкын көннәрдә дә зәвыклы һәм соңгы трендлар буенча киенеп була. Кызлар, без сезгә бу көз һәм кыш айларының иң популяр төсләрен һәм кием-салымнарын тәкъдим итәбез. Әлеге мода юнәлешләренең берәрсе булса да күңелегезгә хуш килер, дип ышанып калабыз.

Төсләр һәм принтлар (рәсемнәр)

Ал һәм кызыл төсләр – быел модада. Шулай ук, яшел төс (хаки, зөбәрҗәт, куе, сыек яшел) – быелгы көзнең төп символы. Киемдә көрән, күп итеп кызыл-сары төсләр куллану да быелгы көздә актуаль. Берничә ел трендта булган куе кызыл төс тә 2021 дә модада кала. Көмеш (металл) тукыма кергән аяк киеме, сумка, куртка һәм итәкләр берәүне дә битараф калдырмас!

Принтларга килгәндә, дизайнерлар бу сезоннарда чыршы рәсеме булган кием-салымны хуплый. Инде бик күптән кызлар яратып өлгергән эре-эре борчаклы яулык, итәк, күлмәкләрне 2021 елда да популяр дип санап була.

Актуаль киемнәр

Күн плащ һәм тренчлар

Калын табанлы һәм калын үкчәле ботинка, итекләр

Зур йон шарфлар

Күннән тегелгән костюмнар

Ачык төсләрдәге күлмәкләр

Калын тукымадан тегелгән, тәнгә береккән күлмәкләр

Көн дә йөртә торган артык олы сумкалар

Күн чалбарлар

Лоферлар

Озын итекләр

Үтә күренмәле кара колготкилар

Өчпочмаклы яулыклар (косынкалар)

Кыска итәкләр

Бу актуаль киемнәрне якаларына энҗе бөртекләре тегелгән кофталар, олы, асылынып торган киемнәр, кардиган һәм төрле төстәге оекбаш (носки) белән катнаштырып була.

Шуны әйтергә кирәк: бу киемнәр арасында 1960, 1980 һәм 2000 елларда актуаль булган элементлар бар. Мода кабатлана диләр бит, шуңа күрә, экспериментлар ясарга курыкмагыз, көн дә кияр өчен, өстә санап узган кием-салымнан үзегезгә килешле булган образ тудырыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев