Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЗ – АЧЫК ТЕЗЛӘР ВАКЫТЫ: КӨЗГЕ ТРЕНДЛАР-2022

Соры, яңгырлы көннәр башланса да, кызлар якты төсләр һәм оригиналь әйберләдән торган образлар тудырырга сәләтле. Бу елгы көзнең төп трендлары белән әлеге язмада таныштырабыз.

Тулысынча карадан киенү яки total black

Кара төс беркайчан да модадан чыкмаячак. Бу елны да ул образларда үзенең лаеклы урынын ала. Кара топ, кара киң чалбар һәм кара туры фасонлы пиджак – көзге look әзер. Образны киң күн каеш белән ассызыкларга мөмкин. Сатин кара күлмәк тә быел – беренче рәтләрдә. Син аны бу көздә кара зур трикотаж свитер яки зур трикотаж кардиган белән тулыландыра аласың.

Күн – тукымалар патшасы

Быел модада югары билле күн итәк һәм чалбарлар. Күн күлмәкләргә килгәндә исә, аларның якты төсләренә игътибар бир. Кара, соры күлмәкләрдән баш тарт. Хаки, кызыл, металл, шәраб, лаванда төсе – җаның теләгәнне сайла!

Кыска итәкләр яки көз – ачык тезләр вакыты

Ассиметрик, шакмаклы, замоклы, төймәле, джинсы итәк – ниндиләре генә юк! Аларны төрле комбинацияләр ясап, мәсәлән, иркен ирләр күлмәге яки киң җилкәле кыска пиджак белән кияргә мөмкин.

Күлмәк өстенә киелгән корсет

Күлмәк өстенә киелгән корсетлар узган ел да модада иде, хәзер дә дизайнерлар алардан баш тартырга ашыкмый. Корсетларны теләсә нинди иркен ирләр күлмәге һәм озын күлмәкләр белән кию килешә. Корсетка охшаган кыска топларга килгәндә, алар туры фасонлы пиджак һәм чалбар, шулай ук киң джинсыга туры киләчәк.

Бәрхет – дөнья бренды

Бу тукыманы Elie Saab һәм Giorgio Armani подиумнарда, мода күрсәткәндә куллана. Шуңа күрә көзге гардеробыңны берничә бәрхет әйбер белән тулыландырып куй. Көндәлек образ өчен син кыска һәм урта озынлыктагы итәк сайлый аласың. Ә төсләргә килгәндә, зәңгәр, куе кызыл, зөбәрҗәт һәм кара бәрхет киемнәр шәп күренәчәк.

Нәфис фуксия

Әлеге төс җәйге киемнәрдән көзгә күчә. Бу төстәге киемнәрнең тукымасын дөрес сайларга киңәш ителә. Әйтик, ялтыраган яисә ефәк күлмәкләр аны тагын да «янып» торган итәчәк. Ә менә җитен, мамык тукымалар көндәлек образлар өчен – яхшы вариант.

Капчык яки киң джинсы чалбарлар

Бу елгы көзне клеш, капчыкны хәтерләтүче чалбарлардан башка күз алдына китереп булмый. Джинсы чалбарларның төсләрен сайлаганда, ачык төсләргә игътибар ит, кыюрак бул. Аларны зур свитерлар, күлмәкләр һәм киң җилкәле жакетлар белән берләштерергә тырыш. Шулай ук күп катлы lookлардан курыкма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев