Логотип Идель
Бу – тема!

КОЯШ, РОМАНТИКА, МӘХӘББӘТ: ҖӘЙГЕ ОЧРАШУЛАР ӨЧЕН 7 ИДЕЯ

Җәй – яшь парларның очрашулары өчен иң рәхәт вакыт. Үзең уйлап кара: менә дигән һава торышы, уку юк һәм шәһәрдә – бик күп кызыклы чаралар һәм локацияләр. Мондый мөмкинлекне тотып калырга кирәк. Бу язмада 2022 елның җәендә иң онытылмаслык очрашу өчен 7 идея җыйдык. Тизрәк укыгыз!

1. Җәяү йөрү

Иң гади  оештыруда җиңел (өстәвенә, бик бюджетлы) вариант. Җәйге очрашулар өчен җәяүле формат бик яхшы туры килә! Сез шәһәрнең яраткан урамнары, парклары, моңарчы күрмәгән урыннары буйлап уза аласыз. Үзегез белән туңдырма яки каһвә алыгыз һәм җәйге матур һава торышы белән ләззәтләнегез. Тик яхшы аяк киеме турында онытма: үкчәле түфлиләрне башка очраклар өчен калдырсаң яхшырак.

2. Җәйге веранда

Әгәр дә егетең сине кафега чакырса, бөркү, караңгы залда утырганчы җәйге верандада утырыгыз. Җәйге саф һава, матур шәһәр урамнары, тәмле туңдырма яисә коктейль. Кыскасы, ләззәт! Ә урамда бик кызу булып, залда кондиционер булган чакта, әлбәттә, суынып чыгуы уңайлырак булыр

3. Пикник

Кафеда утыруга караганда юньлерәк альтернатива – парктагы пикник. Яшел чирәмгә плед җәеп, яраткан җиләк-җимешләрне һәм кабымлыкларны куеп, суык сок яисә лимонад салыгыз. Сүз уңаеннан, бу – егетне үзенең кулинар сәләте белән гаҗәпләндерү өчен менә дигән мөмкинлек: яратканың өчен үз кулларынң белән тәмле сэндвичлар яисә пирог пешерә аласың.

4. Ачык һавада кино карау

Кино – ул җәй көне дә актуальлеген югалтмаган очрашулар классикасы. Кичне аеруча үзенчәлекле итү өчен, ачык һавадагы кинотеатрга барыгыз. Казанда мондый чараны Кабан күле буенда оештыралар, афишаларны күзәтеп торыгыз.

5. Велосипедта йөрү

Монда шулай ук скейтларда, роликларда, самокатларда йөрүне дә кертеп була. Мондый очрашу бер урында гына утырырга яратмаучылар өчен менә дигән вариант. Өстәвенә сезнең арагызга бераз экстрим, яңа хис-кичерешләр дә кертеп җибәрәчәк. Велосипедларны сез шәһәр урамнарындагы, парклардагы аренда үзәкләреннән ала аласыз.

6. Көймәдә йөзү

Кайсы кыз үзен кинолардагы, мультфильмлардагы көймәдә йөзүче героиня буларак күз алдына китермәгән икән. Шәхсән мин үзем Рапунцель сыман, суда булган килеш фонарик җибәрәсем килә. Шунысы рәхәт, хәзер бу фантазияне тормышка ашыру җиңел. Кабан күлендәге көймәләр һәм катамараннар арендасы барлык хыялларны чынга ашырырга булыша.

7. Йодызлар карау

Җәй – йолдызлар атылган вакыт. Бу тылсымлы тамашаны шәһәр читенә барып карарга киңәш итәм, чөнки шәһәр утлары йолдызларның яктысын бетерәләр. Сөйгән ярың белән йолдызларга карап теләкләр теләү нинди романтик күренеш бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев