Логотип Идель
Бу – тема!

КОРЫ ЧӘЧЛӘР ӨЧЕН ЛАЙФХАКЛАР

Кызлар, күпләрегезне чәчләр темасы борчыйдыр. Кайсыларыгыз һәр иртә саен чәчләрне юудан туйды? Белгәнебезчә, һәр кешенең дә чәч төзелеше төрле. Кемнәрнеңдер чәчләре майлы, ә кемнәрнеңдер – артык коры. Нинди гади ысуллар ярдәмендә чәчләрнең сәламәтлеген кайтарып була? Тулырак безнең язмада.

Сыек витаминнар

Кагыйдә буенча, әлеге витаминнар бит өчен кулланыла. Тик чәчләргә дә алар зур файда китерә ала. Беренче тапкыр кулланып караганнан соң ук, чәчләрдә уңай якка үзгәреш барлыгын тоячаксыз. Әлеге чараны даруханәдән сатып алып,  чәч  бальзамына өстәргә кирәк булачак.

Мультимаскинг

Чәчләр йомшак булсын өчен, стилистлар бальзам һәм чәчләр өчен масканы бергә кулланырга киңәш итә. Чәчләрне юганнан соң, башта җиңелчә генә бальзам сөртергә, аннары аны юып төшергәч, куе маска кулланырга кирәк.  Бу ысул чәчләрне тарауны җиңеләйтергә ярдәм итәчәк. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: бу чарага чәчләр тиз ияләшмәсен өчен, натураль составлы продуктны генә сайларга тырышыгыз.

Майлы шампунь

Билгеле булганча, майлар коры чәчләрне коткарырга сәләтле. Алар ниндидер могҗизалы рәвештә хәтта иң бозылган чәчләрне дә торгыза алалар. Монда иң яхшы косметик чара буларак, кастор маен тәкъдим итәбез: 50 мл кастор маен гади шампуньга өстәп, озак кына болгатырга кирәк булачак.

Балалар шампуне

Күп кенә стилистлар гади һәм балалар шампунен чиратлаштырырга киңәш итә. Эш шунда ки, балалар шампуненда чәчләр өчен зыянлы булган SLSлар юк диярлек. Шул сәбәпле, ул коры чәчләрне торгыза ала. Ә иң яхшысы –сульфатсыз шампунь сатып алу. Аның эчендә чәчләрне боза торган агрессив матдәләр юк.

Төнге маскалар

Шулай ук төнге маскаларның да чәчләргә уңай йогынтысы күп. Әйе, әлбәттә, аларны теләсә нинди кибетләрдән дә алып була. Тик стилистлар үз кулларың белән эшләнгән маскаларга өстенлек бирә. Әйтик, балалар кремыннан һәм абрикос төшенең маеннан гаҗәеп чара ясап була. Моның өчен төнгә каршы бөтен ингредиентларны яхшылап болгатырга һәм коры чәчләргә сөртергә кирәк. 8 сәгать йоклаганнан соң, чәчләрне юасыз. Йомшак һәм матур чәчләр әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев