Логотип Идель
Бу – тема!

КОРОЛЕВА ШАРЛОТТА, КЫТАЙ АЛЛАЛАРЫ ҺӘМ БУНКЕР: ӨР-ЯҢА МАЙ АЕ СЕРИАЛЛАРЫ

Традиция буенча айның иң яхшы премьераларын яктыртабыз. Бу юлы ямьле яз аеның өр-яңа һәм текә сериаллары белән таныштырырга булдык. Исемлектә талантлы язучыларның китапларына нигезләнеп төшерелгән экранизацияләр дә очраячак.

«Бункер» («Укрытие») / «Silo»

Сериал Америка язучысы Хью Хауиның фәнни-фантастик әсәренә нигезләнеп төшерелгән. Экрандагы вакыйгалар агулы һава белән тулы планетада бара. Әйләнә-тирә яшәү өчен яраксыз, шуңа күрә кешеләр үзләре өчен катлы-катлы ышык урыннар – бункерлар төзи. Алар берничә дәрәҗәгә бүленгән.

Тамашачылар сериалга төрле бәяләмәләр бирә. Кемгәдер сюжет бик ошый, кемдер премьераны караңгы һәм күңелсез эпизодлар белән тулы дип бәяли. Әмма яхшы комментарийлар начарларын «каплый». Фәнни-фантастик жанр яратучылар лаеклы бәя бирерләр дип уйлыйбыз.

«Американец китайского происхождения» / «American Born Chinese»

Комедия һәм фантастика жанрындагы сериал Джин Люэн Янгның график романы экранизациясе булып тора. Цзынь Ван – мәктәпкә йөрүче гади яшүсмер. Егет мәктәп һәм гаилә тормышындагы проблемаларны җиңәргә тырышып йөри. Алмашу программасы буенча сыйныфка яңа укучы – Вэй-Чен – мифологик алла килгәч, хәлләр тагын да кискенләшә. Шуннан соң яшүсмер Кытай мифологиясе аллалары арасындагы сугышка тартыла.

«Королева Шарлотта: история Бриджертона» / «Queen Charlotte: A Bridgerton Story»

Әй, шарлотканың ничек барлыкка килүен беләсеңме? 6 сериялы бу кыска сериалны быел күпләр көтте – ул патшабикә Шарлоттага багышланган. Алман принцессасы Шарлотта Бөекбританиягә патша Георг III кияүгә чыгу өчен килә. Соңрак яңа патшабикә хөрмәтенә пирогка шарлотка дип исем бирәчәкләр. Патшабикә Раштуа бәйрәмендә чыршыны бизәү традициясен кертәчәк һәм 15 бала табачак. Ә әлегә исә аңа яңа тормышка ияләшергә һәм каенанасына түзәргә кирәк.

«Чёрный рыцарь» / «Taekbaegisa»

Корея сериаллары фанатлары лаеклы бәя бирәчәк. 40 ел элек Җиргә комета бәрелә, нәтиҗәдә кайбер илләр су астында кала, ә Корея ярымутравы исә яшәү өчен яраксыз һава белән тулы чүлгә әверелә. Кешеләр урамга чыкмый диярлек, ә кислородны аларга курьерлар тапшыра. Курьерлар сериалда мөһим роль уйный: алар посылкаларны вакытында тапшырырга һәм шул ук вакытта бандитлардан, мародерлыктан сакларга тиеш. Сериалда төп геройны Ким У Бин башкара. Ул иң куркыныч йөкләмәләрне генә үтәүче персонаж.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X