Логотип Идель
Бу – тема!

КОЙМАКНЫҢ ҮЗ БӘЙРӘМЕ

5 март гадәти бер көн булып үтеп китәр кебек иде. Әгәр Интернетны ачып, бүгенге нинди бәйрәм икәнлеген карамаган булсак... Бүген Халыкара коймаклар көне икән бит, дуслар! Ә бу коймак пешереп якыннарыңны сыйлау өчен менә дигән сәбәп! Димәк, әлеге бәйрәм белән якынннрак танышабыз. Ахырдан сезне тәмле бонус - җиңел пешерелә торган һәм телне йотарлык коймак рецептлары көтә. ???

Тарихка күз салсак...


Әлеге бәйрәмнең 70 еллык тарихы бар. Башлангычны ул Американың Канзас штатында ала. Шул ук вакытта Англиядә бәйрәм ителә башлавына инде 1,5 мең ел дигән фикер дә бар.

Легендага ышансак, 1445 елда, Англиянең Олни шәһәрендә була бу хәл. Пост (хрстианнарның “ураза”сы) вакыты булуга карамастан, чиркәүдә хезмәт итүче бер хатын-кыз коймак пешерергә тотына. Кисәк яңгыраган кыңгырау чыңы аны сискәндереп җибәрә. Хатын моны “өстән төшкән” билге дип кабул итә һәм табасын күтәргән килеш чиркәүгә гөнаһларыннан “арынырга” йөгерә. Йөгергәндә коймагын табасында әйләндерә-әйләндерә барган, ди.

Әлеге сәер һәм шаян вакыйга шул дәрҗәдә популярга әйләнә ки, хәтта матур традиция әверелә. Бәйрәм аларда бүген дә популяр.

Бәйрәм көнне коймак күтәреп йөгереп йөререгә кирәк!


Җирле халык бу көнне коймак тотып йөгерә! Тагын ничек бәйрәм итеп була инде, әйеме? ;) Лондонда коймак салынган табаларны тотып бүгенге көндә балалар да ярыша. Конкурс шартлары буенча, табадагы коймакны йөгереп барганда  булдыра алганча күбрәк сикертеп әйләндерергә кирәк. Ә бәйгегә старт иртәнге 11 сәгатьтә (беренче кыңгырау чыңы яңгыраганда) бирелә. Бәйрәмдә гади халык кына түгел, парламент вәкилләре, лордлар да катнаша. Тагын бер сәер вә кызыклы факт: конкурста “катнаша торган” коймаклар таралмасын өчен аларга ат койрыгы салып  пешерү очраклары билгеле.

Ә татарларда...


Ә татарлар коймак көнен уздырып тормый. Аның каравы, коймакны бик яратып пешерәләр һәә-әәә-әм ашыйлар!  Ниһать, БОНУСка чират җитте! Җиңел һәм тәмле коймак пешерү рецептлары тәкъдим итәбез.

Ысул №1


Кирәк була:

  • 0,5 л сөт;

  • 2 йомырка;

  • 1 аш кашыгы шикәр комы;

  • 2 аш кашыгы сыек май;

  • он;

  • бер чеметем тоз һәм 2 грамм сода.


Шулай ук тирән савыт, болгаткыч һәм миксер кирәк. Башта йомырканы шикәр комы һәм тоз салып күпертәбез, аннан сыек май салып болгатабыз. Сөт салабыз, кабат болгатабыз.

Коймакны кыздыра башлар алдыннан табаны кыздырабыз, аннан гына майлыйбыз.

Ысул №2

Кирәк була:

  • 0,5 л әчегән сөт яки кефир;

  • 2 йомырка;

  • 3 аш кашыгы сыек май;

  • 1 аш кашыгы шикәр комы;

  • тәменчә тоз;

  • 2-3 стакан он;

  • ярты чәй кашыгы сода.


Кәстрүлгә 0,5 литр әчегән сөт яисә кефир, 2 йомырка, 3 аш кашыгы сыек май, 1 аш кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз салып болгатабыз. Шуны салмак утта болгата-болгата җылытабыз. Аннары өстенә, аз-азлап, 2-3 стакан он салып болгатабыз. Ахырдан ярты чәй кашыгы сода салабыз. Һәм коймакларны майлап кыздырылган табада пешерәбез.Табаны бер тапкыр гына майласагыз да була. Коймак табага ябышмый. Тәмле булсын!!!

Лайфхак:


Коймак пешергәндә табаны бер генә тапкыр майлау да җитә. Ә коймак табага ябышмасын өчен бер кашык майны табада кыздырырга һәм камырга салырга мөмкин.



Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев