Логотип Идель
Бу – тема!

КҮЛМӘК ТЕГҮ ҺӘМ ТЕРЕ ТАБИГАТЬ ШАРТЛАРЫНДА ДЕФИЛЕ: КАЗАНДА КАРА ДИҢГЕЗ ЧИБӘРЕ БИЛГЕЛӘНДЕ

«Россия укучысы» милли хәрәкәте Татарстандагы мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларның җәйге ялын оештыру программасы кысаларында «ВИВАТ РОССИЯ» Бөтенроссия сменасын оештырган иде. Сменаның төп өлешләренең берсе – «Краса Черноморья-Международная»  халыкара матурлык, сәләт һәм экология бәйгесе. Җиңүче таҗы өчен 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 18 сәләтле кыз катнашты. Кичә Халыклар дуслыгы йортында бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

«Краса Черноморья-Международная» бәйгесенең максаты – Кара диңгезнең экологик һәм гуманитар проблемасына игътибарны җәлеп итү, әйләнә-тирә мохитне, тере табигатьне саклау. Бәйге хәйрия миссиясен үти һәм катнашучылар өчен бушлай уздырыла. Ә жюри составына дөньяның күп кенә илләреннән – Армәнстан, Белоруссия, Гибралтар, Һиндстан, Кырым, Корея, Куба, Малайзия, Мексика, Эквадордан экспертлар кергән.

Кичәге чарада кызлар милли костюмнар һәм кичке күлмәкләрдән дефиле күрсәтте. Төрек милли киемендәге Самира Бикмөхәммәтова бәйгегә үзен сынап карау, сәхнәдән куркуны бетерү теләге белән килүе турында әйтте.

Бәйгегә кызлар җентекләп әзерләнергә тиеш булган: үзләрен лаеклы итеп тәкъдим итү, иҗади номер күрсәтү, хәтта күлмәк тегү һәм тере табигать шартларында дефиледа катнашу. Әлбәттә, бу сынауларны үтү юкка гына булмаган! «Мисс Черноморья-Международная» исеменә Казанның 187 мәктәбеннән 16 яшьлек Анна Зуевская лаек булды. Нәкъ менә ул кыйммәтле ташлар белән бизәлгән затлы таҗны алды:

«Бәйге җәй көне Кара диңгез ярында үтте. Иң кыены: без үзебез кичке күлмәкләр әзерләргә тиеш идек. Шулай итеп, үземне тегүче ролендә сынап карадым. Аннан инде бәйгегә иҗади номер, нәфис гимнастика элементлары белән бию тәкъдим иттем. Иң ошаганы – тере табигать шартларында, матур дендрарийда дефиле. Бу минем өчен яңалык булды. Ә хәзер сәхнәдә чыгыш ясаучы кызларга карап, бу матурлыкка чумасы килә. Минем уйлавымча, без кызлар белән барыбыз да бертигез идек, барыбыз да җиңүгә лаек», –  дип сөйләде Кара диңгез чибәре.

Дөрестән дә, бәйгедә катнашучы кызларның барысы да җиңүгә лаек! Аны оештыручы Гөлнара Рөстәмова сәхнәгә чыгар алдыннан ук барлык кызларны да: «Сез бүген барыгыз да королева! Сез булдырасыз» кебек сүзләр белән дәртләндерергә җитешкән иде. Бүләкләү тантанасы берәүне дә читтә калдырмады. Сәхнәгә чыгучы һәрбер яшь модель аерым исемгә лаек булды. Аларның һәркайсына истәлекле бүләкләр тапшырылып, башларына матур таҗ кидерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев