Логотип Идель
Бу – тема!

КИТАП СӨЮЧЕЛӘР ӨЧЕН YOUTUBE КАНАЛЛАР ИСЕМЛЕГЕ

Язмада китаплар, гомумән, әдәбият турында фикер алышуга багышланган YouTube каналларны тупладык. Биредә хәтта китап укырга яратмаучылар да үзләренә нинди дә булса кызыклы мәгълүмат алырга мөмкин. Безнең исемлектәге каналларга тизрәк кушыл!

Arzamas

Күренекле галим, филологлар әдәби чорлар, язучылар һәм аерым әсәрләр турында сөйли. Бу мәгълүмат сиңа инша язарга, әдәбият дәресләренә әзерләнергә ярдәм итәчәк. Кызыклы материал мәктәп программасыннан тыш укуга кызыксыну уятырга һәм илһамландырырга булышачак.

Книжный чел

Биредә классик һәм заманча әдәбият турында фикер алышалар. Акыллы кешеләрне тыңлап, үзеңне дә камилләштерер өчен шәп вариант.

Постнаука

Канал әдәбиятка гына түгел, ә классик әсәрләрне анализлауга, әдәби чорларның тасвирламасына, әдәбиятчылар һәм күренекле укытучыларның чыгышларына да багышланган. Мәгълүмат бик аңлаешлы бирелә, шуңа күрә аны кабул итү дә җиңел.

Книжный клуб

Ә монда исә ике атнага бер Stand-Up комиклар җыелып, нинди дә булса китап турында фикер алышалар. Шундый җиңел һәм күңелле контент аша үзеңә нинди дә булса кирәкле мәгълүмат алып була.

Калинкин!

Үз видеоблогында Женя Калинкин һәм Даша Касьян классик әдәбият турында сөйләшәләр. Даша Женяда китапларга карата мәхәббәт уятырга тели. Бергәләп алар язучының шәхесен һәм әсәрнең эчтәлеген тикшерәләр.

MyBook

Монда китапларның эчтәлеге белән таныша аласың. Рәсем форматындагы кыска эчтәлекләр, һичшиксез, сине кызыксындырачак һәм әсәрне тулысынча укырга этәрәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев