Логотип Идель
Бу – тема!

КИНОТЕАТРГА РӘХИМ ИТ: ИҢ ШӘП МАРТ АЕ ПРЕМЬЕРАЛАРЫ

Язмада язның беренче аеның фильмнары белән таныштырабыз. Алар арасында куркыныч премьералар да, көлдертә торган кинолар да бар. Кинотеатрларга рәхим ит!

Принцесса балета / Neneh Superstar  (Франция) 2 март, 2023

Комедия нотасы булган драма балерина һәм аның хыялга юлы турында сөйләячәк. Сәләтле балерина Нинэ Париж операсы каршындагы балет мәктәбенә укырга керергә хыяллана. Аңа бу мәктәптә укырга мөмкинлек бирелә, ләкин сәләте булу белән хыялга омтылу гына җитми икән. Аны анда башка балет белән шөгыльләнүче кызлар кабул итми. Өстәвенә, мәктәп директоры да яратып бетерми.

Очень плохая семейка / The Estate (Бөекбритания) 8 март, 2023

Мейси белән Саванна бик бай туган апалары авырып китүен белеп ала да, мираслы булу өмете белән аңа кунакка китә. Тик мирас өчен башка туганнар да көрәшә булып чыга. Хәзер бу кызларга ничек тә апаларының ышанычын акларга кирәк.

Поехавшая (Россия) 8 март, 2023

Тормышындагы уңышсызлыклардан соң Аня үзенең такса токымлы этен алып иске велосипедка утырып, Магадан шәһәренә 13 ел аралашмаган әнисе белән татулашырга кузгала. Кыз юлның бик авыр һәм озак буласын, нинди кыенлыклар һәм гаҗәеп кешеләр белән очрашасын юлга чыккач кына аңлый.

Не стучи / Koputus (Финляндия) 9 март, 2023

Психологик хоррор урманда сыенган борынгы явыз көч турында сөйли. Әйе, бик баналь һәм киң таралган сюжет. Әмма куркыныч кинолар фанатларына ошарга тиеш.

Өч туган – ике сеңел һәм абый кечкенә чакта ук әти-әниләре югалган өйгә кайта. Алар ул өйне сатуга әзерләргә җыена, ләкин урманда яшәүче борынгы явыз көч аларга бу планны үтәргә комачаулый.

Стражи времени / Guardians of Time (АКШ) 16 март, 2023

Фэнтези жанрындагы маҗаралар белән тулы бу фильм гаилә белән карар өчен менә дигән. Бервакыт дүрт сеңел серле дөньяга илтүче юлны таба. Шул юл аларны Кеохерус патшалыгына алып бара. Кызлар анда «Вакыт саклаучы»ларына әйләнергә тиеш. Өйгә кайту өчен аларга явыз көчләр һәм тылсымлы җан ияләре белән очрашырга туры киләчәк.

Коты Эрмитажа (Россия) 23 март, 2023

Ниһаять, мультфильм! Винсент кушаматлы батыр мәче Санкт-Петербург шәһәренә эләгә. Мәче күргәзмәдәге танылган «Мона Лиза» сурәтен урлаудан саклап калырга тиеш. Винсентка бу гүзәл әсәрне саклап калу һәм Мисыр залындагы Клеопатра исемле мәченең мәхәббәтен яулау өчен бөтен кыюлыгын күрсәтергә кирәк булачак.

Приключения аргонавтов / Pattie et la colère de Poséidon (Франция) 30 март, 2023

Тагын бер мультфильм премьерасы! Пэтти кушаматлы тычкан Борынгы Грециядә яши. Җирле геройларга һәм күктәге аллаларга сокланып, ул зур маҗаралар турында хыяллана. Ләкин аның иң яхшы дусты мәче Сэм аны теләсә нинди куркынычтан сакларга тырыша. Тик аларның шәһәренә Посейдон һөҗүм итәргә теләгәнен белгәч, Пэтти белән Сэм сәяхәткә кузгалырга мәҗбүр була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев