Логотип Идель
Бу – тема!

«КИЕНДЕРМӘГЕЗ МИНЕ, МИН БОЛАЙ ДА ТУННАН БИТ!»: ПЕСИЛӘРГӘ НӘРСӘ ОШАМЫЙ?

Әлеге язма песиләре булган укучыларыбыз өчен кызыклы булыр, дип уйлыйбыз. Белгәнегезчә, песиләр – бик тә үзенчәлекле хайваннар. Бер яктан, алар йомшак, сөйкемле дә кебек, ә икенче яктан, бу йорт хайваннары гел канәгатьсезлек белдерә.

Галимнәр әйтүенчә, песиләр еш кына депрессиягә биреләләр. Аларны бу очракта ашау да, уйнау да сөендерә алмый икән. Еш кына кәефләре булмау сәбәпле, алар үз хуҗаларына зыян салырга, төрле мәкерле эшләр кылырга мөмкин. Песиең синең турында нәрсә уйлый? Нигә ул һәрвакыт канәгатьсезлек белдерә? Бәлки аның алдында синең гаебең бардыр?

«Бернинди үзгәрешләр дә теләмим!»

Әйе, әйе! Песиләрнең тормышында берәр нәрсә үзгәрә икән, аларның моңа ачуы бик чыга. Әйтик, иртәнге аш төгәл вакытта булмаса, уенчыклары ул теләгән җирдә аунап ятмаса, хуҗасы аны йокысыннан бүлеп, сыйпый башласа, песи бөтен дөньяга карата нәфрәт белдерә.

«Кечкенә балаларыгызны минем яныма китермәгез әле, яме?»

Песиләр балаларны яратмый. Кечкенә балалар гел елый, һәм песиләр аларның тавышларын ишеткәч, үзләренә куркыныч яный, дип уйлыйлар. Моннан тыш, балалар песиләрне күргәч, койрыкларыннан, мыекларыннан тартырга, аякларын авырттырырга мөмкин. Өстәвенә, песиләр көнләшә дә башлый. Бөтен игътибар кечкенә балага юнәлтелгәч, песиләр үзләрен соңгы урында итеп сизәләр.

«Киендермәгез мине. Мин бит болай да туннан!»

Хәзерге заманда хайваннарның киемнәре соңгы мода буенча тегелә, кешеләрнекеннән бер дә артта калмый диярлек. Ләкин ул киемнәр бармы да юкмы хайваннарга. Песиләргә бу кием-салым зур уңайсызлыклар китерә. Бик ачулары чыкканда, алар киемнәрне тырмап, ертып бетерергә дә мөмкин.

«Мин рөхсәт бирмичә, кагылмавыгызны үтенәм»

Песи хуҗалары, исегездә калдырыгыз инде, песиләр, теләсәләр, үзләре сезнең алдыгызга килеп ятып, сырпалана башлаячак. Башка очракларда алар сезне тешләп, тырмап бетерәчәкләр.

«Юынмыйм, мин болай да чиста»

Галимнәр фикеренчә, песиләр судан, юеш булудан курка. Йоннары юешләнү алар өчен коточкыч булып тоела. Шунысын да әйтергә кирәк: песиләр кискен исләрне яратмый. Шуңа күрә песи өчен иссез шампунь сайларга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев