Логотип Идель
Бу – тема!

ХВАЧХЭ, БИНСУ, ЯККВА, ТАСИК: ДОРАМАЛАРДАГЫ ҖӘЙГЕ ТӘМ-ТОМ РЕЦЕПТЛАРЫ

Гадәттә, дорама караучылар андагы ризыкларга игътибар итми калмый. Корея сериалларында ризыкка зур әһәмият бирелә: анда геройларның нәрсә, ничек ашаганын тәфсилләп күрсәтәләр. Ул ризыкларның күбесе безнең өчен деликатес булып тоела. Язмада дорамалардагы җәйге тәм-томнарның рецептларын тәкъдим итәбез.

Карбыздан хвачхэ

Кирәк булачак:

Карбыз

Персик

Ананас

Җиләкле сөт

Нинди дә булса газлы су

Барлык җиләк-җимешләрне дә шакмаклап кисәбез һәм ⅔ катнашында җиләкле сөт белән газлы суны салып болгатабыз. Җәйге окрошка әзер!

Бинсу

Кирәк булачак:

400 мл сөт

Куертылган сөт (сгущёнка)

Җир җиләге

Zip-пакет

Тәм буенча сөт белән куертылган сөтне бута да, шул катнашманы Zip-пакетларга тутырып, суыткычка 4-5 сәгатькә куй. Каты, бозга әверелгән десертны пакетта килеш үк вакла. Ә соңыннан тәлинкәгә салып, аны җиләкләр белән бизәргә һәм өстенә берәр төрле сироп яисә калган куертылган сөт агызырга кирәк.

Якква (баллы печенье)

Камыр өчен кирәк булачак:

140 г бодай оны

Кунжут мае

Камырга сироп өчен кирәк булачак:

30 гр бал

20 гр су

Сироп өчен кирәк булачак:

115 гр бал

40 мл су

1 аш кашыгы имбирь

Онга кунжут маен кушып болгат. Шулай ук бал белән суны да болгатып, онга өстә. Әзер камырны 30 минутка каплап калдыр. Шул арада бал, су, имбирьне кушып, сироп ясап куярга өлгерәсең. Әзер камырны 1 см калынлыкта җәй һәм кечкенә шакмакларга бүл. Аннан аларны кайнап торган майга салырга да, 4-5 минут чамасы тотарга кирәк. Әзер печеньеларга сироп агызасың да, берничә сәгатькә суыткычка куясың.

Тасик (чәйдән ризык)

Кирәк булачак:

400 г каштан

Әз генә дарчин (корица)

Бал

Каштаннарны чистартабыз һәм ваклыйбыз. Килеп чыккан онны иләк аша үткәрәбез һәм куерсын өчен бал өстибез. Камырны тәм-томнар өчен булган махсус кечкенә формаларга тутырабыз һәм тасик әзер!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев