Логотип Идель
Бу – тема!

ХУШ ИСЛЕ ТӨШЛӘР: ЙОКЛАРГА БУЛЫША ТОРГАН МАЙЛАР ИСЕМЛЕГЕ

Төрле хуш исләрнең йокларга булышуы турында ишеткәнең бармы? Ароматерапия тынычландырырга сәләтле. Күпләр тәмле йокы өчен шәмнәр кабыза, исле таякчыклар куллана. Түбәндәге хуш исле майлар  сиңа каты һәм тәмле йокыга китәргә ярдәм итәргә мөмкин. 

Һиндстан ясмине

Бу хуш исле май йокы даруы кебек йогынты ясый дисәк тә була. Аны биткә, беләзек сөягенә сөртергә кирәк. 

Лаванда мае

Лаванда маенда линалоол һәм линалилацетат бар. Күптән түгел узган тикшеренүләрдә ачыкланганча, бу ингредиентлар организмга тынычландыра торган эффект бирә. Ләкин лаванданың исе бик үзенчәлекле шул, һәр кешегә дә ошап бетми.

Кедр агачы мае

Йөрәк һәм кан тамырлары, шул исәптән артерияләргә уңай йогынты ясый, нерв системасы эшен яхшырта, каты йокыга китәргә булыша. Әле тагын ул кан составын стабильләштерү, шулай ук кан тамырлары һәм йөрәк авыруларын профилактикалау сыйфатында да кулланыла.

Ромашка

Моны «хатын-кызлар мае» дип тә атыйлар. Ул стресс вакытында, шулай ук какшаган нервларны тынычландырырга яхшы ярдәм итә. Аромалампага 20 минутка куелган 3-5 тамчы ромашка мае иртәнгә көч һәм дәрт өстәячәк.

Мелисса мае

Бу майны бик тә тынычлана алмаган очракта кулланырга киңәш ителә. Баш авыртудан, эмоциональ һәм физик киеренкелектән котылырга да әйбәт булыша ул. Юына торган гель, шампуньнарга берничә тамчы мелисса маен өстәү исә авыр тренировкалардан соң ял итәргә ярдәм итә ала.

Бергамот 

Әлеге цитруслы үсемлек нерв системасын тынычландыру үзлегенә ия. Бергамот даими ару, төшенкелек, изелгәнлек халәтеннән чыгара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев