Логотип Идель
Бу – тема!

ХАТЫН-КЫЗ ОБРАЗЫНЫҢ ЭВОЛЮЦИЯСЕ: САВЫТ-САБА ЮУЧЫДАН ПАТШАГА КАДӘР

Балачак мультфильмнар белән ассоцияцияләшә: малайлар, гадәттә, ниндидер маҗаралар турында карарга ярата, ә менә кызлар  кечкенәдән патшабикә булырга хыялланып үсә. Балачакта күргән образлар күңелдә тирән эз калдыра,  геройлар күпчелек очракта безнең тотышыбызга зур йогынты ясый. Тик менә ул персонажларның характерына да җәмгыятькә хас стереотиплар салынмаганмы соң? Мәсәлән, шул ук патшабикә образында хатын-кыз нинди булып күренә? Әйдәгез, бергәләп анализлыйк!

«Карсылу һәм 7 кәрлә» («Белоснежка и 7 гномов»), 1937; «Көлбикә» («Золушка»), 1950

#Уңганкилен

Бу мультфильмнар ике төрле әкият мотивлары буенча эшләнсә дә («Карсылу һәм 7 кәрлә»Бертуган Гриммнар, ә «Көлбикә» Шарль Перро әсәре), хатын-кыз образы аларда охшаш – ул тырыш, эшчән, шул ук вакытта үз фикере юк, үз-үзен яклый һәм протестка чыга алмый, киләчәкне гаилә тормышында гына күрә. Кыскасы, пассив... Һәм бу пассивлык тарихи чор белән аңлатыла. XX гасырның беренче яртысында күп кенә хатын-кызлар нәкъ менә шул «көнкүреш» эшләренә чумган, башка нәрсәләр белән кызыксынмаган, мөстәкыйль булмаган корбан ролен үтәгән.

Аврора / «Йокыга талган гүзәл» («Спящая красавица»), 1959

Хатын-кыз үз язмышына йогынты ясый аламы?

Шарль Перро әкияте буенча төшерелгән мультфильм 1959 елда, АКШта феминизмның икенче дулкыны формалаша башлагач чыга. Ул чакта хатын-кызлар сәяси тормышта актив катнашмый, бик азлары гына югары белемгә ия була. Җәмгыятьтә аның роле – хатын һәм ана булу. Мультфильмның төп героинясы Аврора патшабикә ул вакыттагы хатын-кыз образына туры килә: хыялый, романтик. 16 яшендә сихерче Малефисента аркасында ул мәңгелек йокыга тала. Бәхетенә, аны патша күреп ала һәм коткара. Россиядә бу мультфильмны бары тик 90 нчы елларда гына күрделәр. Аврора тиз арада кызларның кумирына әверелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: «Дисней» мультфильмнарында үскән кайбер хатын-кызлар Аврораныкы сыман тирән йокыдан 30-40 яшьләрендә дә уянмаган була, әкияткә ышанып яши. Әлеге күренештә балачактан ук күңелгә сеңгән мультфильмның йогынтысы юкмы икән?
Ариэль/«Русалочка», 1989; Жасмин/«Аладдин», 1992

Батырлык хатын-кызларга да хас

Феминизмның өченче дулкыны күтәрелгәндә Ганс Христиан Андерсенның «Русалочка»сын һәм «1001 кичә»не (гарәп әкиятләре) экранлаштыралар. Бу мультфильмның ике төп герое – Ариэль патшабикә һәм Жасмин. Әлеге персонажларның охшаш яклары күп. Беренчедән, алар икесе дә тапкыр, үз фикерен әйтергә курыкмый, яңалыкка ачык, икесе дә чын мәхәббәтне тоярга тели. Шуңа күрә алар сарайдагы тынычлыкны ташлап китә. Ариэль Эрик патшага гашыйк булып, кешелек дөньясы белән яхшырак таныша, ә гомер буе зиннәттә яшәгән Жасмин хәерчеләр белән дуслаша һәм урам карагы Аладдинга гашыйк була.

Кызларны аңлау кыен түгел: әнисез үскән, кечкенәдән наз тоймаган, әтиләренең усаллыгы, бертуктаусыз контроле аларны шушы хәлгә китереп җиткерә. Тышкы дөньядан изоляцияләнгән булгач, алар хәтта җәмгыятьтә үзләрен ничек тотарга икәнлекләрен дә белмиләр...

Белль/«Гүзәл кыз һәм албасты» («Красавица и чудовище»), 1991

Савыт-саба юу урынына – камилләшү!

Белль да үзенең элеккеге «хезмәттәшләреннән» аерылып торучы принцесса. Ул яшәгән шәһәрдә хатын-кызлар гаилә мәшәкатьләренә чумган. Белль, алардан аермалы буларак, үзүсеш белән шөгыльләнә, бер-бер артлы китаплар укый. Ул гаилә турында хыялланмый, аның максаты: маҗаралар, ачышлар белән тулы тормыш. Шул рәвешле ул җәмгыять стереотипларына каршы чыга. Атасын коткарыр өчен, кыз албастының сараенда тоткын булырга ризалаша. Башта ул, әлбәттә, албастыдан курка, әмма аның белән якынрак танышкач, фикерен үзгәртә. Бу очракта тагын бер мөһим һәм хәтта Дисней анимациясе өчен революцион фикерне күзәтергә була: кешене аның тышкы кыяфәте буенча бәяләргә кирәк түгел. Моннан тыш, әкиятнең азагында албасты патшабикәнең назы, сизгерлеге йогынтысы астында үзгәрә: чибәр патшага әверелә. Хатын-кыз бу мультфильмда савыт-саба юучы гына түгел, ә башкаларның тормышларын үзгәртә алырлык шәхес.

Мулан/ «Мулан» (1998)

Һөнәрнең гендеры юк

Мулан кулына кылыч алып, хәрби хезмәткә киткән беренче Дисней героинясы була (сугышка ул авыру әтисе катнаша алмаган өчен бара). Ул вакытта яуда катнашкан хатын-кызлар үлем җәзасына дучар булган. Әмма бу Муланны куркытмый, аның нәрсәгә сәләтле икәнен күрәсе, үз потенциалын ачасы килә. Хатын-кызның «ир-ат эше»ндә катнашуы закон нигезендә тыелган булуга карамастан, Муланны хатын-кыз буларак кына түгел, героиня буларак тану, император каршындагы совет әгъзасы постына тәкъдим итү күпне сөйли.

Эльза / «Салкын йөрәк» («Холодное сердце») (2014)

Минем тормыш – минем кагыйдәләр

Минемчә, мультфильмның төп героинясы – Эльза патшабикәне «Дисней» анимациясендә беренче җитди феминизм иконасы дип атарга мөмкин. Әйе, аңа кадәр кылыч белән бик шәп эш иткән  Мулан бар иде, тик Эльза образын анализласак, ул тагын да алга киткән һәм зур үзгәрешләр кичергән: героиня бәйсезлек өчен көрәшә («Отпусти и забудь» композициясе генә ни тора!), үзенең шәхси кар патшалыгын булдыра. Ул шулай ук зур сәләткә ия: кар һәм боз белән идарә итә ала. Кечкенәдән Эльза башкаларга охшамаган була, әмма әти-әниләре, бер бәхетсез очрак өчен, аңа серле сәләтен яшерергә куша. Тик Эльза бу шарт белән килешми. Ул үзе генә үз сараенда яши башлый. Героиня ялгызлыктан курыкмый, патшалар артыннан чапмый, җәмгыять кануннары буенча яшәргә теләми. Мөмкинлекләре белән тулысынча куллана башлагач, героиня тышкы яктан да бик нык үзгәрә. Тышкы һәм эчке дөньясы арасында гармония сизелә.

Әлеге образларны анализлагач, мультфильмнарда сурәтләнгән хатын-кыз образының зур эволюция кичерүен чамалап була. Һәм әлеге күренеш, миңа калса, гендерга бәйле стереотипларның мәгънәсез булуын исбатлый.

Шунысын да билгеләп үтик: бүгенге көндә 80-90 нчы еллардагы Дисней мультфильмнары искергән булып күренми, чөнки аларга салынган идеяләр хәзер дә актуаль.

Ә син бу турыда ни уйлыйсың?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев