Логотип Идель
Бу – тема!

ХАЛЫКАРА, УНИКАЛЬ ҺӘМ ТӘМЛЕ: КАЗАННЫҢ ХАЛЫКАРА СЕРВИС КӨЛЛИЯТЕ БУЙЛАП ЭКСКУРСИЯДӘ

Бүген Казанның Халыкара сервис көллиятенә экскурсия оештырылды. Көллияткә 2025 елның гыйнварында 100 ел тулачак. Биредә 1100 ләп студент пешекче, кондитер, ипи пешерүче, кунакханә эше, эстетик хезмәт күрсәтү технологиясе юнәлешләре буенча белем ала.

Экскурсия берничә лаборатория буйлап үтте. Пешекчеләр лабораториясендә бүген студентлар вегетариан кухнясы белән танышып, төрле ризыкларны әзерләргә өйрәнделәр. Пешекчеләрне укыту буенча оста Евгений Сидоренко үз эшчәнлеге хакында сөйләп китте:

«Мин үзем Прагадан килдем, анда рестораннарда эшли идем. Ә хәзер монда, көллияттә үз тәҗрибәмне яшь буынга тапшырырга тырышам, чөнки бу һөнәр бик кирәк. Хәзерге вакытта профессиональ пешекчеләр җитми. Көллиятебез халыкара булгач, халыкара стандартлар буенча укытырга тырышабыз инде. Хәзер пандемия булу сәбәпле, кейтеринглар – күчеп йөрүче рестораннар, күчмә фуршетлар оештыру ачыла башлады. Шуңа күрә мин студентларымны укытып, күчеп йөрүче ресторан төркеме оештырырга тырышам. Ул студентлар рестораны булачак, анда без шәһәребез кунакларына хезмәт күрсәтәчәкбез», – диде Евгений.

Ипи пешерү лабораториясенә дә эләктек. Анда булачак ипи пешерүчеләр укый. Шунысы кызык тоелды: бу бүлектә егетләр күп. Алар матур-матур рәвешләргә кертеп, камыр ризыклары ясый. Студентларга бу эш белән шөгыльләнү бик ошый.

Шулай ук көллиятнең коридорларында студентлар кулы белән әзерләнгән ризыклар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шоколадтан ясалган кабак, казан, хайваннар, төрле төсләр белән бизәлгән круассаннар һәм тагын күп-күп камыр ризыклары берәүне дә битараф калдырмас иде.

Көллият буенча экскурсиянең иң ошаган өлеше – кондитерлар лабораториясе. Бүген анда 2 курс студентлары үзләренең беренче десертларын, «Павлова»ны ясарга өйрәнделәләр. Кыз-егетләрнең чын-чынлап тырышып, барысын дә белергә омтылып торулары күренде.

Киләсе тукталышыбыз эстетик косметология лабораториясе иде. Биредә, башка урыннардан аермалы буларак, студентлар тулы бер комплекслы белем ала. Әйтик, маникюр, педикюр, эпиляция ясарга, бит, тәнне карарга һәм тәрбияләргә алар берьюлы өйрәнә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ел саен көллиятнең 250-300 белгече 100% дәрәҗәдә эшкә урнашу белән тәэмин ителә. Инде 3 ел рәттән уку йорты «Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Россия) хәрәкәтенең иң яхшы Һөнәри белем бирү оешмалары составына керә. Хәзерге вакытта көллият махсуслаштырылган компетенцияләр үзәге булып тора һәм үз мәйданында 11 юнәлеш алып бара. Көллият эш бирүче предприятиеләр белән дә тыгыз элемтәдә эшли. Алар арасында «Бәхетле 1» ҖЧҖ, «Marriot» кунакханәсе, «Шаляпин-отель» һәм «Корстон Казан» ҖЧҖ бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев