КЕМНӘРГӘ ХӨРМӘ АШАРГА ЯРАМЫЙ?

Декабрь – хөрмә ае. Хөрмә витаминнарга бай, иммунитетны ныгыта, сәламәтлеккә яхшы йогынты ясый. Тик кайберәүләргә аны ашау, киресенчә, зыян салырга мөмкин. Әйе, күпләрнең яраткан җиләк-җимеше – хөрмәне кайбер кешеләргә ашарга ярамый. Нәкъ менә кемнәргә икәнен хәзер сөйлибез.

Диабет белән авыручыларга

Хөрмәдә файдалы матәләр мыжгып тора. Тик аның бик баллы җиләк-җимеш булуы турында да онытмаска кирәк. Әле ул бик нык калорияле дә. Шуңа күрә диабет белән авыручыларга хөрмәне ашамаска , ашаган очракта бик каз күлмәдә генә ашарга киңәш ителә (көнгә 1дән дә күбрәк ярамый). Чөнки ул инсулин күләмен арттырырга мөмкин.

Сәламәт кешеләргә көненә 2-3 хөрмә рөхсәт ителә, аннан да күбрәк ашарга кирәкми: ул тазарта.

Бөерләрендә таш булган кешеләргә

Хөрмә сидекне яхшы кудыра (анда су күп бит). Шешенүләрдән интеккән кешеләр өчен бу - яхшы сыйфат. Ә менә бөерләрендә таш булганнарга аны ашарга киңәш ителми. Авыруның тагын да көчәюен теләмәсәгез, билгеле. Хөрмәдән башка да тәмле җиләк-җимеш, яшелчәләр күп бит!

Эчәклекләре авырткан кешеләргә

Хөрмәнең авызны бөрештергәнен һәркем белә. Ни өчен икәнен беләсезме? Бу аның составында танин дигән матдә аркасында шулай. Ул сәламәтлек өчен куркыныч тудырмый, тик менә ашказанындагы ризыкларны бер-берсенә ябыштыра ала. Әгәр эчегез кибә икән (запор), сезгә хөрмә ашау тыела. Чөнки таниннар хәлне тагын да авырайтырга мөмкин. Ә менә эчләре китүчеләргә (диарея) хөрмә файдага гына булачак.

Өч яшькә кадәрге балалларга

Сүзебез тагын таниннар турында булыр. Олы кешеләрнең ашказаны да, эчәклекләре дә аны эшкәртә. Ә менә балаларның эчләре кибәгә мөмкин. Кеченә сабыйларның эчәкгеләре әле ныгымаган, шуңа күрә реакция төрле була ала. Өч яшькә кадәрге балаларга хөрмә ашату тыела, ә аннан зуррак яшьтәгеләргә кечкенә кисәк белән генә биреп карага кирәк, аннан соң организмның реакциясен күзәтү дә мөһим. Баланың эче авыртса, аллергия булса, аны рационнан кичекмәстән алырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 26 сентябрь 2020 - 14:01
    «ДУСТЫМ МӘХӘББӘТ АҢЛАТТЫ» «2 яшькә кечерәк дус егет көтмәгәндә мәхәббәт аңлатты. Без аның белән төрле темаларга рәхәтләнеп сөйләшә алабыз. Бергә күңелле, ләкин мин аны егетем буларак күрмим. Дуслыкны да бозасы килми. Нишләп карарга икән?»
    961
    0
    0
  • 13 октябрь 2020 - 10:20
    ЯНГАН ГОМЕР Уналты чакрым ераклыктагы авылдан үзен соратып килгән Ибраһимга Мөслимә, яше җитеп узып китсә дә, ата-анасының басымы аркасында тормышка чыгарга ризалык бирде. Сайланып торыр урында, егерме биш яшеңдә соратып килүче булган өчен рәхмәт әйт әле! Апаларыннан узып тормышка чыгарга базмыйча, ике сеңлең каңгыраеп утырганын онытма! Хатын аертса ни, тормышта булмый торган хәл түгел! Димәк, хатыны иренә ярап тора белмәгән!
    819
    0
    5
  • 12 октябрь 2020 - 13:35
    РЕЗЕДА ХАБИБУЛЛИНА ШИГЫРЬЛӘРЕ Сагындырды, әнием, кайтам әле, Очрашулар ешрак, күп булсын. Күңелебездә туган рәхмәт хисе Сезгә хөрмәт аша чагылсын.
    400
    0
    2

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019