Логотип Идель
Бу – тема!

КЕМ СИН ҺӘМ НИЧЕК НӘКЪ МЕНӘ СИҢА СТРЕССНЫ ҖИҢӘРГӘ?

Шәхес төрен ачыклап, нәкъ менә сиңа стрессны ничек җиңәргә икәнен билгеләп була. Әйдә әле, бергәләп нинди төргә керүеңне ачыклыйбыз!

ЛОГИК

Дисциплина ярата, җаваплы, логик фикерләү сәләте яхшы. Ул барысын да системалаштырырга ярата, эшләрне ахырына кадәр җиткерә. Аның психологик ихтыяҗы – үзенең иң-иң булуын таныту һәм вакытны планлаштыру. Ул башкалардан да шундый ук җаваплы һәм җитди мөнәсәбәт көтә. Логик төргә аның профессиональ сәләтләрен күрүләре бик мөһим. Әгәр дә алай булмаса, ул стресс кичерә башлый.

Логик төр стрессны ничек кичерә?

Бу халәт  чиктән ашкан перфекционизм белән сурәтләнә. Аның артык камил булуы, вак кына әйберләргә дә зур игътибар бирүе әңгәмәдәш, дус, якыннарының эчен пошыра башлый. Кыскасы, ул «душнила»га әверелә. Үз-үзен тотышы кырыслана, хәрәкәтләре кискенләшә, хәтта тавыш күтәреп сөйләшүләр дә ешая башлый.

Логикка стрессны ничек җиңәргә?

Һәр кешенең мәгълүматны кабул итү тизлеге һәм өстенлекләре төрле булуын аңлау кирәк. Үз теләкләреңне, сорауларыңны тыныч кына аңлату, кыенлыклар туган очракларны тыныч һәм сабыр гына ачыклау зарур.

ҮЗСҮЗЛЕ

Күзәтүчән, тугры, аңлы. Әйтерсең, аның ниндидер супер бурычы бар. Ул дөньяны ничек тә яхшы якка үзгәртү яклы. Үзенә карата бик таләпчән, принципларына һәм кыйммәтләренә тугры кала белә. Аның психологик ихтыяҗы – башкаларның ул башкарган эшне тануы. Аның өчен бу бик мөһим. Ул тирә-юньдәгеләрнең аның карашын уртаклашуын көтә. Шул вакытта әгәр конструктив сөйләшү килеп чыкмаса, стресска бирелә.

Үзсүзле төр стрессны ничек кичерә?

Сөйләм үзгәрә: риторик сораулар, инверсияләр куллана. Яхшы якны күрмичә, начарлыкка игътибар итә. Синең белән сөйләшкәндә, басым ясагандай, кулындагы каләмен сиңа каратып, төрттергәндәй, сөйләшергә мөмкин. Тавыш тоны гаепләү төсмеренә алышына. Стрессның чираттагы этабы – тавыш күтәрү, аннан соң үгет-нәсихәт бирү һәм үз фикереңне мәҗбүриләп тагу барлыкка килә.

Үзсүзлегә стрессны ничек җиңәргә?

Дөньяны коткарып булмый, ул камил түгел. Иң беренче чиратта шуны истә тотарга кирәк. Тормышта бөтен кешелек һәм, гомумән, планета өчен түгел, үзең өчен ген җаваплы булырга мөмкин. Үзсүзлеләр үзләрен үзе генә коткара ала. Әгәр шушы хакыйкатьне аңласалар, аларга яшәве күпкә җиңелрәк булыр иде.

ИХЛАС

Кайгыртучан, кызганучан, сизгер. Ул тирә-юньдә булган һәр нәрсәгә эмоциональ реакция бирә. Ул, үзенә уңайлы булмаганда да, башкаларга ярдәм кулы сузарга ашыга.  Ихлас төр башкалардан да шушы ук гамәлләрне көтә, ләкин ачыктан-ачык моны әйтергә кыймый. Ул үз шәхесен тануларын, эмоциональ ихтыяҗларын канәгатьләндерүне тели.

Ихлас төр стрессны ничек кичерә?

Аңа һәрчак үзе белән нәрсәдер дөрес түгел сыман. Ул үзен “бетереп ташларга” ярата. Ул башкаларга булышмакчы, аларга ошамакчы була. Стресс халәтендә тавышы нечкәрә, хәрәкәтләр салмак була башлый. Кыскасы, үзен корбан халәтенә төшерә дә куя. Аның һәрбер җөмләсе үтенечләрне хәтерләтә. Бу инде зур хаталарга кадәр китерергә мөмкин.

Ихлас кешегә стрессны ничек җиңәргә?

Үзбәяне күтәрү буенча төпле эш алып бару яхшы. Һәм шуны аңларга кирәк: синең турыда башкаларда туган фикер мөһим булырга тиеш түгел. Сиңа “үзеңне” саклап калырга кирәк!

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев