Логотип Идель
Бу – тема!

«КЕМ АРБАСЫНА УТЫРСАҢ, ШУНЫҢ ҖЫРЫН ҖЫРЛАРСЫҢ»: 14-20 ЯШЬТӘГЕЛӘРГӘ МӨҺИМ КИҢӘШЛӘР

Миннән кайчандыр, яшүcмерләргә нинди киңәшләр бирер идең, дип сорадылар. Бу сорау мине озаклап уйларга мәҗбүр итте. Чыннан да, 14-20 яшьлек чор кеше тормышында олы урынны алып тора бит...

Шулай итеп, бу язмада психологларның бетмәс-төкәнмәс киңәшләре түгел, ә минем үгет-нәсихәтләрем яңгыраячак. Бик озак уйлагач, синең өчен иң тормышчан киңәшләр әзерләнде.

1. Вакытны бушка уздырма

Бу синең тормышыңның иң мәшәкатьсез чоры. Киләчәгең матур булсын өчен, шушы вакытны дөрес һәм файдалы итеп үткәреп кал. Яхшы кешеләр белән генә аралашырга омтыл һәм исеңдә тот: кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың. Нәкъ менә шушы чорда зарарлы гадәтләр белән сынаулар башлана. 14 яшьтә дә, 30 яшьтә дә хәмер, тәмәке һәм наркотиклар татып карамаска киңәш итәм. Яшүсмер вакыттагы теләсә нинди зарарлы гадәт 25-35 яшьтә зур проблемага әйләнә.

2. Тырышлык җирдә ятмый: зурлар тормышына беренче адымнарны яса

Хәзерге заманда тик тормыйлар, үсмер чордан ук беренче акчаларын эшләп карыйлар, җитди карарлар кабул итәләр. Син дә 14-20 яшьтә зурлар кебек үк акча эшли башлый аласың. Шушы тәҗрибәдән соң киләчәктә син акча эшләүнең авыр икәнлеген аңлаячаксың. Әлбәттә, киләчәктә төрле уңышсызлыклар булачак, әмма син  тәҗрибә җыеп, авырлыкларны җиңеп чыга алачаксың.

Сиңа интернетта акча эшләп карауны киңәш итәм, мәсәлән, блогер, SMM-белгеч, дизайнер һөнәрләре хәзерге вакытта бик актуаль.

3. Алдыңа дөнья кадәр максатлар куйма

Максатсыз кеше – яфраксыз агач. Яфрагы юк икән – тамыры черегән дигән сүз. Димәк, ул озакламый авачак.

Киләчәк матур булсын өчен, һәрвакыт алдыңа чынга ашырырдай максатлар куеп бар һәм беркайчан да башлаган эшеңне уртасында калдырма. Шуны онытма: теләсә кайсы хобби, яраткан эшең ярдәмендә бөек үрләрне яулап була. Үзеңне эзләүне яшүсмер вакытта ук башларга кирәк.

4. Бернәрсә өчен дә үкенмә

Бәндә хатадан хали түгел диләр. Югалган вакыт һәм мөмкинлекләр өчен үкенеп утыру – иң файдасыз шөгыль. Әгәр дә инде син булган мөмкинлекләрне вакытында кулланмагансың икән, үткәннәр турында нәтиҗә яса да, киләчәк турында уйлый башла. Син әле яшь, төшенкелеккә бирелергә ашыкма!

5. Явызлыкка өйрәткән кешедән ерак тор

Кыскача гына әйткәндә, аралашкан кешеләрнең кем икәнлекләренә төшенергә өйрән. Кешеләргә артык ышанып бетмә, аларны якын китермә һәм читтән генә аларның тәртибен күзәт. Сиңа уңай йогынты ясый торган, нәрсәгә дә булса өйрәнеп булырдай кешеләр белән генә дус бул. Ә сине артка сөйрәүчеләрдән ераграк тор.

6. Закон бозудан саклан

14 яшьтә җинаять өчен җаваплылык тоту башлана. Шуңа күрә нинди дә булса күңелсез хәлләргә юлыгудан саклан, ышанычлы булмаган кешеләрдән читтә тор. Шунысы да мөһим: җиңел ысуллар белән акча эшләү тәкъдим итсәләр, ризалашма.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев