Логотип Идель
Бу – тема!

КҮҢЕЛСЕЗЛЕКЛӘР КИЛГӘНДӘ БУ КИҢӘШЛӘРНЕ ИСТӘ ТОТ

Тормышта яхшы һәм начар мизгелләр чиратлашып тора. Күңелсезлекләр килсә, күпчелек кеше төшенкелеккә бирелә башлый...

Статистикага ышансак, америкалыларның 30 миллионы антидепрессантларда утыра. Россиядә дә антидепрессантлар кулланалар, тик әлегә аларны 1000 кешенең 23е генә эчә. 

Чыннан да, барысы да шулай начармы? Ә бәлки без үз проблемаларыбыздан котыла алабыздыр? Күңелсез хәлләргә тарыганда, бу 12 пунктны истә тотсак, авырлыкларны җиңелрәк кичерербез.

1. Дөньяны үзгәртергә теләсәң, үзеңнән башла. 
2. Теләсә нинди проблеманы хәл итеп була.
3. Проблемаларны уңай яки тискәре реакция белән кабул итү синнән генә тора.
4. Син барлык киртәләрне дә җиңеп чыга аласың. 
5. Сине бәхетле итә алучы – ул син үзең.
6. Тормыш син уйлаганча ук начар түгел.
7. Бөтен кешеләр дә ялгыша.
8. Син ялгыз түгел, яныңда сине яратучылар күп.
9. Авырлыклар – ул тормышның бер өлеше. Аларны дөрес итеп кичерергә генә кирәк.
10. Күңелсез ситуацияләр тәҗрибә өсти, көчле итә.
11. Проблемаларның яртысы – иллюзия. 
12. Барысы да үтә, авырлыклар гомер буена бармый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев