Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2023» БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ

15 майда Г. Кариев театры сәхнәсендә «Татар кызчыгы, татар малае-2023» бәйгесенең йомгаклау тантанасы үтте. Балалар бакчаларына йөрүче 200гә якын катнашучы арасыннан иң яхшылары сайлап алынды. Финалда 8 малай һәм 8 кыз төрле яклап сыналды, жюри әгъзаларына үз осталыкларын тәкъдим итте.

Быел «Татар кызчыгы, татар малае» бәйгесе алтынчы тапкыр узды. Бәйгегә әзерлек бик җитди барган. Кечкенә остабикәләр өлеш пешергән, кулъяулыклар чиккән, малайлар исә фехтование белән танышып, спорт төренең серләренә төшенгән. Әле кечкенә генә булсалар да, катнашучылар бәйгегә бөтен көчен куйган, сынаулар алдында туктап калмаган.

Финал өлешендә исә катнашучылар башта үз-үзләре белән таныштырды, соңыннан аларның һәрберсе иҗади номер тәкъдим итте. Катнашучы малай һәм кызларның татар телендә чиста һәм матур итеп сөйләшүе шаккаттырды. Әле бу гына да түгел: кечкенә катнашучылар сәхнәдә үзләренең өй эшен – әзер дастаннарын да сөйләде. Әзерлеккә балаларның әти-әни һәм әби-бабайлары зур өлеш кертүе сизелде. Малайлар һәм кызлар дастаннарында үз әби-бабаларын данлады. Алар чыгыш ясаганда, сәхнәгә балаларның иң якын кешеләре чыкты.

Бәйгенең тагын бер этабы – дага дагалау. Малайлар 2 минут эчендә 15 кадакны кадаклап җитешергә тиеш булды. Ә кызлар исә чәч үрү өлешендә үзләренең уңганлыгын күрсәтте.

Быел бәйгедә һәр бала лауреат исеменә лаек булды. Шулай ук быел Гран-при да билгеләнде. Җиңүчеләрне һәм Гран-при иясен Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бүләкләде. Саллы бүләкләр үз хуҗаларына тапшырылды: малайлар һәм кызлар велосипедлы булды.

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе   Кадрия Идрисова һәр катнашкан балага һәм Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт сүзләре җиткерде.

«Кайда гына, нинди генә уңышлар яуласалар да, без алар (балалар) белән горурланабыз. Болар – безнекеләр, дип куанабыз. Киләчәктә алар безнең татарыбызның милли җанлы балалары булыр, дип ышанасы килә», – дигән сүзләр яңгыратты үз чыгышында Кадрия Идрисова.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X