КАРИЕВТА ПРЕМЬЕРА: МАТУР CITY – ЯЛГАН ҺӘМ ЧЫН КЫЙММӘТЛӘР
Кариев театрында Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова юбилее уңаеннан Айгөл Әхмәтгалиева һәм режиссёр Ренат Әюпов белән махсус әзерләнгән «Матур Сity» спектакленең премьерасы булып узды. Рәмзия Закирҗанованың сәхнәдә егетләр белән бер дулкында шаярып, биеп, көлеп уйнавы тамашачыны битараф калдырмады.
«Матур Сity»ның сюжетына килгәндә, ул ялган һәм чын кыйммәтләр, уйдырма һәм ихлас хисләр, чын мәхәббәтне чагылдыра. Спектакльнең жанры музыкаль комедия итеп билгеләнсә дә, тамашачы төп геройны самими, һаман да яшь кызлар кебек хыялый булуы өчен, әкренләп кызгана башлый. Сәхнәдәге вакыйгалар барбершопта уза. Бирегә Гөлнара (Рәмзия Закирҗанова) үзенең тышкы кыяфәтен үзгәртер өчен килә. Ләкин ул әле «Матур Сity»га рухи чисталык һәм ихласлыкны югалткан, акча уйлап кына яшәүче кешеләр йөрүен белми. Барбершопның исеме җисеменә туры килми. Матурлыкны сатып алып була, әмма эчкерсезлек, ышаныч һәм мәхәббәтне сатып алып буламы? Спектакль тамашачыны шул хакта уйланырга мәҗбүр итә. Пьеса шәһәр «каймагы»ның акчадан башка бернәрсәне дә күрмәве, авыл кешеләрен кимсетүе хакында сөйли. Әмма Гөлнараның бирегә килеп эләгүе бу җирдә күп нәрсәне үзгәртә.

Пьеса турында режиссёр Ренат Әюпов болай ди: «Хатын-кызның күбесе беренче мәхәббәтен уйлап, хыял белән яши. Спектакльнең төп герое Гөлнара да шундыйлардан. Әмма аның беренче мәхәббәте рәшә генә булган икән. Тик ул моны аңламый...Әмма спектакль барышында вакыйгаларның асты-өскә килүе һәркемнең тормышына мәгънә өсти. Тормыш акча белән генә түгел, якты хисләр белән дә үлчәнә икән. «Матур Сity»ның идеясе әнә шуннан гыйбарәт».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев