Логотип Идель
Бу – тема!

КАРАУ ӨЧЕН РӘХӘТ 5 КЫТАЙ МУЛЬТФИЛЬМЫ

Бүгенге көндә Америка һәм Япония мультфильмнары белән беррәттән Кытай анимациясе дә популярлык казана. Кытайлар Disney һәм Pixarдан бер дә калышмый. Кем белә бит, бәлки, алар мультфильм дөньясын тагын да төслерәк һәм күңеллерәк тәкъдим итә беләдер! Кыскасы, сезгә кытайларның иң «тәмле» мультикларын җыйдык.

НЭЧЖА (2019)

Башта шуны әйтеп китәргә кирәк: Кытай мультфильмнары күп очракта мифлар тарихына нигезләнеп ясала. Бу мультфильмда сүз явыз малай – Нэжча турында бара. Ул үзенең явызлыгын берничек тә контрольдә тота алмый. Нэжчаның явызлыгы аның кайда тууына бәйле. Малай Энҗеләр хаосы дигән җирдә дөньяга килә. Кайчандыр бу урынны илаһи көчләр булдырган. Бу урынны алар «яхшы» һәм «яман» өлешләргә бүлгән. «Яхшы» дигән өлешне алар Нэжчаның гәүдәсенә иңдерергә, ә «яман»ын яшереп куярга теләгән, әмма барысы да башкача килеп чыга. Малайга «яман» көчләр керә, һәм хәзер аның бары тик өч ел гомере генә калып килә...

Тарих кызыклы, һәм мондый сюжет мультиклар өчен киң таралмаган. Гадәттә, алар хоррор фильмнарга хас.

ДАХУФА (2017)

Күп кенә Кытай мультфильмнары гаделлек һәм фидакарьлек темасына бәйле. Төп герой ялгыз сугышчы Дахуфа югалган принцны табып коткарырга һәм җирле хакимиятне бетерергә ниятли.

Сюжеты ярар ла аның, ә менә андагы гаҗәеп галәм... Ялган күзле һәм авызлы, бөтен тәннәренә әллә ниләр үсеп чыккан, сәер геройлары булган бу дөнья психологик хоррорны хәтерләтә. Сәерлекләр яратсагыз, карарга йөгерегез!

БАО (2018)

Кыска метражлы мультфильм әти-әнинең артык кайгыртучанлыгы турында сөйли. Әмма бу проблема без уйлаганча ук күрәстелми.

Биредә баланың дөньяга килеп, үсеп җиткән вакытына кадәр күзәтергә мөмкин. Әмма бала урынында монда – пилмән! Барысын да сөйләп бетерергә теләмибез, чөнки мультик болай да кыска.

Кыскасы, гомуми атмосферасын тояр һәм үзеңә ниндидер нәтиҗәләр алыр өчен, файдалы тарих дияр идек.

КОРОЛЬ ОБЕЗЬЯН (2015)

Сюжет үзәгендә – Кытай традицион тәгълиматы ярдәме белән төрле көчләргә ия булган бер маймыл патшасы. Болай дип тасвирлагач, ул ниндидер бер текә һәм кодрәтле тоела торгандыр. Әмма чынлыкта исә ул – качкын. Шуңа күрә мультик дәвамында герой үзендә гармония табарга, башкаларның хөрмәтен яуларга тырыша. Моның өчен ул дошманнар – кара көчләр белән көрәшә башлый. Ләкин тиздән ул төп дошманның үзе булуын аңлап ала.

ПУТЕШЕСТВИЕ НА ЛУНУ (2020)

Бу мультфильм үзенчәлекле сюжет һәм героиянаның гаҗәеп мотивациясе белән җәлеп итә. Кечкенә кыз Фей-Фей ракета төзеп, Айга очарга һәм Ай алиһәсенең барлыгын исбатларга тели. Ни өченме? Фей-Фей берничә ел элек әнисен югалта, ә аның әтисе яңа хатын-кызны очрата. Шуннан соң Фей-Фей үз сөеклесенә һәрвакыт тугры булган Ай алиһәсен табып, әтисенә мәңгелек мәхәббәт һәм тугрылык дигән төшенчәләр турында искә төшерергә тели.

Моның хәтле стандарт булмаган мультикны, һичшиксез, карарга кирәк! Өстәвенә, ул «Оскар» премиясенә дә тәкъдим ителгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев