Логотип Идель
Бу – тема!

КАНИКУЛЛАРНЫ ОЗАЙТАБЫЗ: ИКЕ КӨНЛЕК ЯЛ ӨЧЕН ШӘП ШӘҺӘРЛӘР

Каникуллар үтеп китте, студентлар, укучылар өчен яңа уку елы башланды. Тик бу яллар бетте дигән сүз түгел. Без сезгә онытылмаслык ял көннәре өчен Россиянең 5 шәп шәһәрен әзерләдек. Атна ахырында барып, ял итеп кайтырга менә дигән вариантлар бу!

Санкт-Петербург

«Бу ялларны мин Питерда уздырдым», – дию ни тора! Бу шәһәр үзенең ак төннәре белән дан казана. Санкт-Петербургта гаҗәеп яллар үткәрер өчен, туристларга мөмкинлекләр җитәрлек. Яр буенда йөрүләр, Эрмитажга бару, Сарай мәйданы... Бу мәдәният үзәкләре турында белмәгән кеше юктыр инде.

Вологда

Монда тынычлык эзләп киләләр. Вологдада булсагыз, шәһәрнең иң танылган истәлекле урынына – Вологда Кремленә бармый калмагыз. Аны 16 гасырда Иван Явыз боерыгы буенча салганнар. Әлеге шәһәрдә күп-күп чиркәүләр, агач өйләр дә күрергә була. Табигатьне яраткан кешеләр өчен дә бу бик яхшы урын булып санала.

Самара

Идел буеның иң зур шәһәренә сәүдәгәрләр биналарын карау, Сталин бункерына төшү һәм Жигулев сыра кайнату заводына күз салу өчен барырга кирәк. Шәһәр биш чакрымлы зур яр буе белән популяр. 2018 елда монда, яр буенда, Россиянең иң зур фонтаны эшли башлаган.

Калининград

Биредә Европа атмосферасына чуму өчен, гаҗәеп җирләр табып була. Калининградта бик күп фестивальләр, концертлар һәм чыгышлар уздырыла, алар өчен самолетка билет алырга акча жәлләмәскә генә кирәк. Көндез матур урамнар буйлап йөрисез, ә төнлә рәхәтләнеп күңел ачасыз. Өстәвенә, диңгезне дә күрә аласыз әле. Анда яр буенда гәрәбә табып була дип тә сөйлиләр.

Сочи

Гадәттә, Сочига каникуллар вакытында, озакка дип баралар. Ләкин көз айларында да, бигрәк тә сентябрьдә, монда 2 көнлек яллар үткәрү өчен мөмкинлекләр күп. Әйтик, сез Навагин урамында йөреп, диңгез һавасын сулап, соңыннан минераль суны авыз итә аласыз. Сочиның танылган ботаника бакчасын – Дендрарийны күрүегезгә дә бер дә үкенмәячәксез. Көннәр матур булса, шулай ук Ахун тавын күрү мөмкинлеге дә зур булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев