Логотип Идель
Бу – тема!

ИЮЛЬ АЕН ЯКТЫ ҺӘМ ОНЫТЫЛМАСЛЫК ҮТКӘРҮ СЕРЛӘРЕ

Җәйнең беренче ае узды да китте! Сессия, имтиханнар, практикалар белән ул сизелмәде, шулай бит? Ләкин җәй үтте дип сез борчылмагыз. Әле 2 ай бар. Бу язмада без сезгә июль аен онытылмаслык һәм кызык үткәрү өчен вишлист әзерләдек. Киттек!

Көнеңне пляжда уздыр

Июнь аенда кызу көннәр күп булмады, әмма июльдә сулыклар тәмам җылынып бетәргә тиешләр. Шул уңайдан сезгә көнегезне пляжда уздырырга тәкъдим итәбез. Үзегез яши торган урында иң уңайлы, чиста һәм су керергә яраклы пляж табыгыз һәм дусларыгызны җыеп, көнозын су керегез. Үзегез белән SPF-лы крем, тәм-томнар, утырыр өчен җәймә алырга онытмагыз.

Пикник оештыр

Казанда пикник оештыру урыннары күп. Чыннан да, пикник оештыру яшьләр өчен иң берләштерә торган чара, аны оештыру җиңел, өстәвенә дусларың белән саф һавада яраткан тәм-томнарны ашау,  сөйләшеп утыру нинди рәхәт! Бакчадагы иң тәмле җиләк-җимешләрне җыеп алырга онытмагыз!

Җиләкле пирог пешер

Июль – җиләк ае. Теләсәң, җир җиләге, каен җиләге, кура җиләге, крыжовник, карлыган. Шулардан тәмле пирог ясау – менә дигән идея. Һәр көнне төрлене ясап, экспериментлар үткәрегез. Әгәр дә сездә духовка юк икән, җиләкләрдән смузи ясагыз!

Китап укы

Китап уку күңелсез эш дип уйласагыз, сез бик ялгышасыз. Бәлки мәктәп программасында укылырга тиешле китаплар сезне алай ук кызыксындырмас та, ә берәр төрле фантастик яиcә психологик китап сезгә, һичшиксез, ошаячак!

Кыр чәчәкләре бәйләмен җый

Урманнан чиләк белән җиләк җыеп кайтканда, үзегез белән чәчәк бәйләмен алырга онытмагыз. Беренчедән, ул кәефне күтәрә. Икенчедән, аның хуш исе бүлмәгезне урман аланына әверелдерәчәк. Өченчедән, алар бит шундый матур.

Кояш чыкканын каршы ал

Җәй – төне буе йокламыйча, дусларың белән учак янында, гитарада җырлар тыңлап утыра торган чак. Шул уңайдан сезгә йоклауны онытып, кояш чыкканын көтәргә тәкъдим итәм. Ләкин урамда утырсагыз, җылырак киенергә онытмагыз. Көннең бу вакытында тышта суык була.

Эшкә урнаш

Моңарча беркайчан да эшләгәнең юк идеме? Бу җәй – моны башлау өчен шәп мөмкинлек. Кафеларда официант, кухня хезмәткәре булып кара. Урамда листовкалар тарат. Журналистика белән кызыксынсаң, берәр нинди редакциягә стажер булып урнаш. Үз районыгызның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать ит.

Кичә оештыр

Дусларың белән җыелышып, музыка кычкыртып, бургерлар ясап, лимонадлар эчеп бәйрәм оештырып ал әле. Бәйрәмне берәр тематик кичәгә әверелдерсәң, тагын да шәбрәк була. Аны Гавайи, Гарри Поттер, Шрек, берәр Дисней мультфильмы стилендә оештырып була.

Җәйге маникюр яса

Мәктәптә яисә институтта ачык төстәге тырнаклар белән йөрүне тыялармы? Җәй бу стереотипларны бозар өчен менә дигән вакыт. Төрле-төрле төсләрдәге, кәефне күтәрә торган маникюр һәм педикюр ясап кара әле.

Яңгыр астында коен

Быелгы җәй әллә нинди яңгырлы булды. Шулай да, моңаерга кирәкми. Җылы җәйге яңгыр астында коену шундый рәхәт. Син дә тикшереп кара әле. Ләкин шуннан соң җылынып, кибенергә онытма.

Ә гомумән алганда, җәй көне бик күп яңа, кызыклы эшләр, моңарчы бер дә ишетмәгән һәм күрмәгән һөнәрләр бар. Иң мөһиме – җәегезне телефонда гына утырып үткәрмәгез. Барыгызга да  #ялкынлыҗәй!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев