Логотип Идель
Бу – тема!

ИНТЕРНЕТ-МЕМНАРНЫҢ КЕШЕГӘ ЙОГЫНТЫСЫ

Тарихта беренче мемнар инде 1921 нче елда ук килеп чыга, әмма алар хәзергеләреннән бик нык аерылып тора. Анекдотлар мемнарның прототипы булып чутлана. Елдан-ел мемнар популярлашып, интернетта кешенең эмоцияләрен чагылдыра. Алар белән интернетта хәзерге эмоциональ халәтеңне белдерү җиңелрәк, чөнки аны сүзләр белән яки гади смайлик белән генә аңлатып булмый. Мемнарны булдыру һәм тарату бары тик кешеләрдән тора. Теләсә кайсы массакүләм мәдәният элементы, теләсә кайсы бренд, берәр җырдан алынган юл яисә танылган кеше мемга әверелә ала.

Мемнар күп кенә интернет кулланучыларның нинди дә булса фотография яки сурәткә реакциясе нәтиҗәсендә килеп чыга. Фоторгафиялар мемга әйләнсен өчен, сурәт берәр төрле юмор яисә тормыштан ниндидер хәл чагылдырырга тиеш. Әйтик, кечкенә кыз Зови Ротның әтисе белән ясалган фотографиясе. Ул җирле янгын сүндерүчеләр фонында төшерелгән. Бу мем һәрвакытта да көтелмәгән вакыйгаларга юлыга торган кешеләрнең символына әверелде.

Мемнар кешегә ничек йогынты ясый? Мемнар төрле була: фейк, фәнни, кырыс яки моңсу. Әмма болар аларның популярлыгына, кешегә тапшыру юлларына йогынты ясамый. Мемнарның максаты: кешеләрне аралашуга, бәхәсләргә һәм иҗатка тарту. Нәкъ менә мемнар мәдәнияттә барган процессларны ачыкларга ярдәм итә ала дип санала. Матбугат, телевидение, радио кебек үк мемнар да фикерләүне формалаштыра. Аларның кешегә уңай яки тискәре йогынты ясавы бары тик нинди мемнар кулланудан һәм ничек итеп аларны кабул итүдән тора. Мемнар үзләренә җәлеп итеп, хәтердә уелып калалар. Һәм шуның белән инде күптән яңа фикерләүгә мохтаҗ булган иске стереотипларны җимерәләр. Интернет-мемнар яңа мәдәният формалаштыра башлый һәм заманча массакүләм сәнгать феноменына әверелә.Нәкъ шуңа күрә дә мемнар өлкән буын  кешеләрендә каршылык тудыра.

Британия галимнәре тикшерүе

Ә менә Лафборо университеты галимнәре интернет-мемнарның кешеләрнең психик һәм физик сәламәтлегенә начар йогынты ясавын раслый. Тикшерүчеләр интернет челтәрендәге төрле сурәтләрне сәламәт булмаган юнәлеш йөртә дип кисәтә. Алар уйлавынча, мемнар тискәре ситуацияләрне нормальләштереп күрсәтә. Мисал өчен,  троллинг, боди-шейминг һәм буллинг халык алдында хуплана.

Шулай итеп, мемнар уңай да, тискәре дә йогынты ясый ала. Ничек кенә булмасын, мемнар безнең тормышыбызны яулап алды. Алар белән танышу, аларны ничек кабул итү кулланучының үзеннән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев